Иске Арыш авылында » Авыл көнен» истә калырлык итеп уздырдылар
Яз җитеп, кыр эшләре тәмамлану белән авыл халкы Сабантуйлар яисә «Авыл көне»ен билгеләп үтә.
Иске Арыш авылында да ике-өч ел рәттән матур итеп оештырылган бәйрәм уза. Аны күңелле уздыру үзебездән тора. Иң беренче чиратта бәйрәм оештыруда үзләренең көчләрен, матди яктан ярдәм күрсәткән авыл халкына,шәһәрдә яшәүче авылдашларыбызга, шулай ук авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәҗитов, «Арыш-Агро» җәмгыяте бүлекчә житәкчесе Фәргать Галәветдинов, Эльфира Имамиевага авыл халкы исеменнән аерым рәхмәтләребезне житкерәсебез килә. Алар бөтен көчләрен, вакытларын шушы олы бәйрәмебезне үткәрүгә сарыф иттеләр.
Бүләкләр дә затлы булды, тиешенчә алынган, барысы да тәртипле итеп оештырылган иде. Бәйрәмне башыннан алып ахырына кадәр артист Нәргиз Камалов күңелле итеп алып барды.
Киләсе елга да Аллаһы боерса шушындый матур, күңелле оешкан бәйрәмнәр көтеп калабыз.Без бик канәгать калдык. Илләребез тыныч, исән-имин булыйк.
Автор Гөлгенә Гыйльметдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа