Ярдәмләшеп хезмәт итәләр
Армия хезмәте ир баланы чын ир-ат, үз иленең бер дигән патриоты итеп тәрбияли, диюләре хак шул.
Хәрби хезмәт вакытын уңышлы төстә үтәп кайткан кайсы гына егет белән әңгәмә корырга уйласаң, бик тиз аның белән уртак тел табып, җиңел генә аралашып китәргә мөмкин. Казан шәһәрендә уку йортын тәмамлап кайткач Балык Бистәсендә үзенең яшьлек елларын җаваплы хезмәтләрдә үткәргән күптәнге танышым, бер дигән әңгәмәдәш, теләсә кайсы вакытта дустына, иптәшенә ярдәмгә килергә әзер булган Андрей Субботин белән без бик күптәннән инде бер-беребезне яхшы беләбез. Чөнки, икебез дә Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итеп кайтканнан соң биредә бер чорларда җылы аралашып, хәл-әхвәлләребезне белешеп яшәдек, бер үк вакытларда әле гаилә дә корып җибәрдек. Барыбызның да күз алдында балаларыбыз тәгәрәшеп үсеп җиттеләр. Аннары, заманына күрә ул вакытларда тормыш ягы да һәммәбезнеке бер төсле иде. Байлык артыннан кумадык, бүген кайберәүләр төсле беребез дә дуслардан аерылып биек коймалар артында гомер итмәдек. Ул да районыбызның Шумково авылында туып үскән, гади, хезмәт сөючән гаиләдә тәрбияләнгән, тыйнак, эшчән кыз Мария белән бер-берсен күз карашларыннан аңлап ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерделәр. Вакытның күз ачканчы тиз үтеп китүен генә күр син! Аның да инде ике кызы - Елена белән Наталья үсеп җитеп, белем алып үз гаиләләрен корып җибәргәннәр. Уллары Антон да әти-әнисе төсле Казан шәһәрендә югары уку йортын тәмамлап кайткач хәрби хезмәткә китеп үзенең гражданлык бурычын Самара өлкәсендә үтәгән. Ул анда әле үзенең киләчәк тормышы өчен кирәкле булган һөнәр серләренә дә ия булган. Бер сүз белән әйткәндә, егет бүгенге ир-егетләребез өчен алдагы тормышта әһәмиятле булган техник механик-йөртүче хезмәте нечкәлекләрен үзләштергән. Туган ягына кайткач ул да буш вакытларында әтисе төсле балык тоту, ауга йөрү белән дә мавыгып, чын күңеленнән ял итәргә гадәтләнгән. Шуңа ул үзе өчен уңайлы булган эш урыны табып, шәһәр җирендә урнашкан да инде. Әмма илдә махсус хәрби операция игълан ителгәч Антон да 2022 елның 28 сентябрендә районыбыздан бик күпләр кебек илебез сагына китеп бара. Аларны Казан югары танк училищесы базасында бер айдан артык вакыт эчендә бүгенге заман рухында хәрби укыту-өйрәтү күнекмәләре нечкәлекләренә төшендергәннәр. Әллә инде инструкторлары шулай тәҗрибәле һәм югары осталыкка ия булган, шушы ике елдан артык вакыт эчендә әле аларның бер мәртәбә дә диярлек тупас ялгышлык ясаганнары булмаган. Ә республикабыздан чакырылган егетләргә, бик күп милләттәшләребез яшәп хезмәт куйган Донецк халкының иминлеген саклау кебек җаваплы бурычны йөклиләр. Дөрес, бүген анда хезмәтне бергә башлаган райондашларыбыз да сирәк калган, төрлесен-төрле якларга озатып бетергәннәр. Әмма, алар бүгенгесе көнне бер-берсе белән бер гаиләдә тәрбияләнгән туганнар төсле үзара дус, тату, бердәм булып ярдәмләшеп хезмәт итәләр. Инде менә өченче мәртәбә алар туганнары, дуслары янында кыска вакытлы ялда булырга өлгерделәр. Ә ни әйтсәң дә, бергә хезмәт иткән дуслар якын шул. Әле менә чираттагы ялга кайтканның икенче көнендә ул әтисе белән Чулман елгасы буенда балык каптырырга төшкәч, бергә мобилизацияләнгән дустын очратып нык сөенә. Ул көнне алар яр буенда бик озак хатирәләрен яңарталар. Балыгы ничектер, егет хәрби хезмәттәге осталыгын эшкә җигеп тиз арада берничә кыр үрдәген атып әти-әнисен сыйларга өлгергән. Менә шулай инде ул исәпле көннәр тиз үтеп китә, хезмәт урынына китәр вакыт та җиткән иде. Без дә, газиз әти-әниләре, барлык якыннары белән бергә сержант Антон Субботинга һәм барлык хезмәттәшләренә хәерле юллар, тиз арада исән-имин җиңү белән кайтуларын теләп озатып калдык.
Идрис Аметов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа