Яншык авылы «Әлмәндәре»
Районыбызның Яншык авылында гомер-гомергә терлекчелек тармагы киң үсеш алган иде.
Кызганыч, бүген биредә әлеге үткәннәрне хәтерләтеп ташландык хәлдәге биналары гына утырып калган. Үз вакытында шактый эре хуҗалыкның бу бригадасы иң мактаулылардан исәпләнде. Хәтерем ялгышмаса, биредә башлыча яхшы нәселле таналар үстереп колхоз-совхозларны тәэмин итә иделәр. Берсеннән-берсе уңган, булган терлекчеләр хезмәт куюы да күпләргә мәгълүм.
Бүгенгесе көнне 97 нче яше белән баручы Хуҗиәхмәт абый Нуриев шундыйларның берсе. Авылның иң өлкән яшьтәге кешесе буларак без аның белән озак аралашып, сөйләшеп утырып үткән хатирәләрне яңарттык. Ветеран барыннан да бигрәк бүген япа-ялгызы гына калуына нык борчыла. Кызганыч, 7 ел элек тормыш иптәшен соңгы юлга озатканнан соң үзе дә нык көйсезләнеп киткән. Без болар хакында аның кызы Рабигадан ишетеп белдек. Ул күп еллар дәвамында Түбән Кама шәһәрендә яши. Җәй айларында вакытын туган авылында үткәрергә ярата. Әмма, ул да инде нык олыгаеп килгәнгә буыннары сызлавына борчыла. Әлбәттә, әнисе Рәйсә апаның янәшәләрендә булмавы да тынгы бирми үзенә. Безнең белән әңгәмә вакытында да, әнием исән булса бүген әтием дә болай тилмереп, борчылып яшәмәс иде, дип күз яшьләрен сөртеп алды. Хуҗиәхмәт абыйның гомер юлы илебез өчен иң авыр, дәһшәтле ачлык елларына туры килгән. Ул 12 яшеннән әнисез кала, үзе дә әле бәләкәй булуына карамастан, ике энесен үстереп аякка бастыру мәшәкате күбрәк аның җилкәсенә төшә. Әнә шулай тормыш арбасына кече яшеннән җигелгән бу малайга, гомеренең иң куанычлы чоры - балалык еллары рәхәтен татырга гына туры килмәгән. Ә инде 13 яше тулганда Бөек Ватан сугышы башланып бөтен ил халкы диярлек аның хәлендә калалар. Аңа әнә шулай бик иртә олыгаерга, тормыш кыенлыкларын үз җилкәсенә алып яшәргә туры килә.
Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Амитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа