Яңа Арыш авылы кызы Гөлнур Гәрәевага тиңнәр юк
Әлеге язма аша Яңа Арыш авылы кызы Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе Гәрәева Гөлнур Кавый кызы белән таныштырасым килә. Аның турында нәрсә язсам да аз кебек. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мамадышта бухгалтерлык белгечлегенә укый. Тик, ни дисәң дә, авыл үзенә тарта шул. Үзенең хезмәт юлын әнисе Нурзия апа янәшәсендә сыер савучы булып башлап җибәрә.
32 ел эшләү дәверендә ул үзен бары уңай яктан гына таныта: сыер да сава, бозаулар да карый, таналар төркемен дә туплый. Үзенә йөкләнгән эшне пөхтә итеп башкарырга һәм һәр нәрсәгә күңелен биреп, җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Коллективта да аңа хөрмәт зур. Хезмәттәге уңышлары өчен төрледән-төрле Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә ул.
2021 елда республика күләмендә уза торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» конкурсында катнашып, «Минем язмыш – минем һөнәрем» номинациясендә бүләкләнә Гөлнур Кави кызы. Ә 2022 ел аңа аеруча зур шатлык китерә: ул дәрәҗәле дәүләт бүләгенә – «Татарстан Республикасының Атказанган терлекчесе» исеменә лаек була.
Тормыш иптәше Рәис абый да бик эшчән, тырыш кеше. Алар бер-берсен тулыландырып, аңлашып яшиләр. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Инде алар да тормышта, әти-әнисен берсеннән-берсе оста, акыллы оныклар белән сөендерделәр.
Олы хөрмәткә лаек Гөлнур Кави кызы белән барлык авыл халкы да горурланып яши. Барыбыз да бертавыштан: «Ничек өлгерә икән бу ханым?!» – дип гаҗәпләнәбез. Фермага иртә таңнан эшкә йөгерә, аннан кайткач абзар тулы мал, болын кадәр йорт.... Карап, җыештырып бетерергә, барысын да рәткә салырга да никадәр вакыт һәм дәрт-дәрман кирәк бит. Әле авыл халкын гына түгел, район халкын да каймак, сөт, тура, эремчек белән сөендереп яши. Җәй җитсә – җиләктән кайтып керми, көз җитсә – гөмбә җыя.
Сәхнәбезнең йолдызы да әле ул безнең! Ансыз дөнья сансыз дигәндәй, һәр үткәрелгән чараның актив катнашучысы да Гөлнур ханым. Ару-талуны белми, бер репетицияләрне дә калдырмый. Тавышын да һәрвакыт карап, яңа җырлар өйрәнеп, иҗатын тулыландырып яши. Тынгы белмәс, тырыш, акыллы ханым ул Гөлнур апа. Әле оста пешекче дә. Аның пешергән чәк-чәкләре, бавырсаклары, берсеннән-берсе тәмле тортлары, камыр ризыклары ашап туйгысыз. Аның өстенә авыру кайнатасын да бик хәстәрләп, карап, тәрбияләп яши.
Алдагы көннәрдә дә Гөлнур апага тормыш иптәше Рәис абый белән пар канатлы булып, тигез, имин гомер итүләрен, ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, күңел тынычлыгы, балаларыннан яхшы хәбәрләр генә ишетеп гомер итүләрен телибез.
Автор Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа