Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Гөлнара Сабирова: «Безнең кулларда балалар язмышы»

Кояшлы сентябрьнең янә бер матур бәйрәме бар: 27 сентябрь – Тәрбиячеләр көне. Шул уңайдан редакциягә район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе буенча методисты Гөлнара Мансур кызы Сабированы әңгәмәгә дәштек.

- Гөлнара Мансуровна, районыбыздагы балалар бакчаларының бүгенге торышы, тәрбиячеләрнең хезмәте турында ниләр әйтер идегез?

- Бүгенге көндә районыбызда 12 балалар бакчасы һәм Зур Мәшләк, Урахча, Күгәрчен, Корноухово, Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылларында 7 мәктәпкәчә яшьтәге группа эшли. Гомумән алганда 563 бала тәрбияләнә. Һәммәсендә дә эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Әлбәттә, безнең алда торган җаваплы бурычның берсе – балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү. Моны тәрбиячеләрнең барысы да яхшы аңлый һәм күңелләрен биреп эшлиләр дияр идем. Барыбызга мәгълүм, сабый гаиләдә тәүге адымнары белән бергә беренче тәрбияне ала, гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Балалар бакчасына килгәч ул тирә-юнь мохитне үзенә кабул итә, тәрбиячеләрнең үзләренә карата булган якын мөгамәләсен күрә. Баланың сәләте дә бакчада киңрәк ачыла. Шуңа күрә тәрбиячеләр аларга һәр яктан үрнәк булырга, талантларын киңрәк ачарга тиешләр дә.

Әңгәмәне Фәрвәз Каюмова язып алды.
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса