Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Галиуллиннарның хезмәт юллары легендага тиң

Авыл җирләрендә бүген бар гомерләрен тырыш хезмәт куеп үткәргән данлыклы игенчеләр һәм терлекчеләребез бик аз калып бара.

Халык теленә «район капкасы» дип кереп калган Олы Елга авылына барып чыккач күптәнге танышым, күп еллар дәвамында исеме мактаудан төшмәгән механизатор Сөләйман Галиуллинның хәлен белеп чыгарга булдым. Бар гомерен колхозда тракторда эшләп үткәргән, үз вакытында ВЛКСМ Үзәк Комитеты премиесе лауреаты буларак республикабыз горурлыгы булып  танылган механизатор авыл читендә колхоз төзеп биргән ике фатирлы йортның берсендә гомер кичерә. 
Авылда ишле гаиләдә тәрбияләнгән малай (алар 8 бала үсәләр)  әтисе Ибраһим абзый үрнәгендә тракторчы һөнәрен үзләштерергә карар кыла һәм Корноуховодагы техник училищега укырга барырга теләген белдерә. Бу хәл авылдаш иптәшләрен  дә үсендереп җибәрә. Аңа авылдан әле тагын берничә иптәше дә иярә. Соңрак, укырга барырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Тик укуын тәмамлап кайтып күңелен биреп тракторда эшләргә генә ирек бирмиләр аңа, районнан берничә егет белән тагын бер елга укырга җибәрәләр үзен. Бу юлы район хәрби комиссариаты юллама белән аларны Биектауга автомобильче-механик хәзерләү курсына  озата. Үз сүзләре белән әйткәндә,  нибары ике ел гына укыса да ул тормыш юлында  үзен бар яктан да килгән, бер дигән оста куллы игенче итеп таныта алган. 

 

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса