«Гаилә тоткасы - дин»
Кулымда «Күгәрчен авылы тарихы» китаплары. Архивларда эзләнеп авыл тарихын барлаган Гомәр Әгъзәмов, аның эшен дәвам иткән Габдулхак Мингариповның тынгысыз хезмәтләре тупланган анда. Бүген әнә шул чал тарих битләрен сак кына ачам...
Элек-электән авылларның дәрәҗәсе аның мәчет-мәдрәсәсе булуы белән билгеләнгән. Бу яктан Күгәрчен авылы тирә-юнь төбәкләр арасында абруйлы саналган. Моннан нәкъ 120 ел элек авылда Җәмигъ мәчетен авылдашыбыз - бик тә үткен фикерле һәм укымышлы Әхмәтсафа Бәкер улы салдырган. Солдат хезмәтенә алынгач үзен югары дәрәҗәдә күрсәтә. Ул император Александр II нең махсус указлары китабында 35 462 нче номер белән теркәлгән исемле указы белән Россиянең Финляндиядәге гаскәрләренә билгеләнгән хәрби мулла, патша фамилиясе исеменнән Көмеш тәңкә, армиядә дини йолаларны яхшы башкарган өчен 1863 елда Уфа мөфтиятеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, 1864 елда Свеаборг крепосте коменданты тарафыннан «Тырышлык өчен» дигән көмеш медальгә лаек дип табылган авылдашыбыз. Килгән хезмәт хакын банкка җыеп бара. Туган ягына исән-имин әйләнеп кайтып хаҗ сәфәре кыла. Аннан үз акчасына шушы Җәмигъ мәчетен салдырып, анда имам була. Әхмәтсафа Бакиров вафат булганнан соң имамлыкны аның улы Габделгазиз дәвам итә. Бүгенге көндә 120 еллык тарихы булган мәчетне халкыбыз өчен «Хәтер үзәге» итеп булдыру өстендә эш алып барыла.
22 июль көнне әлеге мәчет янында, гаилә елы кысаларына нигезләнеп, «Гаилә тоткасы - дин» дип исемләнгән чара уздырылды. Чараның кунаклары да дәрәҗәлеләрдән: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова, Балык Бистәсе районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Камил кызы Вафина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Венер кызы Кәримуллина, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Россия Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Касыйм кызы Җиһаншина, Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, районыбыз мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче, әлеге мәчет бинасын рәсмиләштереп, төзекләндерү эшләрен башлап йөргән авылдашыбыз Мәрьямбикә Фәйзрахман кызы Рыжова үз чыгышларында күгәрченлеләргә сәламнәрен җиткерделәр, үткәннән бүгенге көнгә кадәр килгән милләтара дуслык, мәдәни кыйммәтләрне саклауда, йолаларны югалтмыйча куйган тырышлыкларын билгеләп үттеләр. Гасырлар дәвамында кешенең хак дингә, дини тәрбиягә, аң-белемгә омтылышы артуына уңай фикерләрен белдерделәр. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Тәлгать улы Сафин исә үз чыгышында шушы мәчетне төзекләндерүдә зур хезмәт куйган авылдашларга ихлас рәхмәтен әйтте, киләчәктә дә аның Аллаһ йорты булып халыкка хезмәт итәчәгенә ышандырды.
Алда әле эшләнәсе эшләр шактый. Әмма кулга кул тотынып эшләгәндә куелган максатка ирешү һәрчак җиңелрәк. Әнә бүгенге чараны да күгәрченлеләр җисеменә туры китереп югарылыкта үткәрделәр. Бирегә килгән Балык Бистәсе районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, «Ак калфак» район хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, «Бистә шәле» республика фестивалендә танылган «Зөләйха» фольклор ансамбле, чигү, бәйләү кебек кул эшләнмәләре белән килгән кызларның мастер-класс күрсәтүе, «Бистә кабартмалары» күргәзмәсе чарага гаҗәеп матур бизәлеш өстәде.
Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа