Дания Исмәгыйлева: «Үрү, бәйләү – минем яраткан шөгыльләрем»
Искиткеч бу кеше дигәнең, кирәк булса алтын куллары белән таулар күчерергә, тирә-юньне гүзәллеккә күмәргә дә сәләтле ул.
Урахча авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Дания Габделхәмит кызы Исмәгыйлова да шундый талантлыларның берсе. Моңа кадәр аның кул эшләнмәләре белән социаль челтәрләр аша таныш булсам, өенә барып күргәч гаҗәпләнүемнең, соклануымның чиге булмады.
Әнә, өй түрендәге кәгазьдән кисеп үрелгән берсеннән-берсе күркәм, матур чәчәкләр – Даниянең хыял җимешләре, ул аларның сурәтен табигатьтән отып алган да шушы гүзәллекне барлыкка китергән. Ирексездән аларны тотып карыйсы, матурлык ләззәтен бармак очларында тоясы, сыйпыйсы килә. Мондый тылсымны тудырырга зур осталык, гаҗәеп нечкә тоемлау, зәвык кирәк.
–Үрү, бәйләү – минем яраткан шөгыльләрем. Оныкларыма да төрле уенчыклар бәйләдем. Хәтта машиналарга кадәр бар иде, – ди ул.
Әйе, болар барысы да гадәти булмаган иҗади эш. Ул сабырлык, тырышлык, үҗәтлек тә таләп итә. Оста сөйләгәннәрдән исем китеп киштәләргә тезелеп куелган йомшак куяннарны, очып китәргә әзерләнгәндәй канатларын җәйгән бал кортларын, урманнарын сагынып карашларын төбәгән аюларны кулларыма алам. Ә монысы... күлдә йөзеп бер-берсен тапкан аккошлар. Алар янәшәсендә өрфиядәй канат-койрыкларын җилпергә әзерләнгән тавис кошы... Соклануымның чиге юк. Барысы да чынбарлыкка якын, алар менә хәзер аваз бирерләр дә табигать кочагына ыргылырлар сыман. Күңелне уяткан, әсәрләндергән, хыялландырган чын иҗат эшләре бу! Манараларына ярым ай куелган мәчеттән илаһи моңлы азан ишетелер сыман.
–Син бит әле мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, өйдә уңган хуҗабикә. Ничек барысына да өлгерәсең? – димен.
Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Фарваз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа