Чираттагы гуманитар ярдәм
Тамчыдан күл җыела дигәндәй, балыкбистәлеләр махсус хәрби операциядәге егетләребезгә һәм авыр тормыш хәлендә калган Донецк, Луганск халкына ярдәм итүләрен дәвам итәләр.
Тагын бер гуманитар ярдәм хәзерләүләре хакында ишеткәч Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов белән элемтәгә чыктым. Ул район үзәге оешма-предприятиеләре һәм җәмәгать оешмалары тарафыннан уналтынчы мәртәбә ярдәм акциясе әзерләүләрен хәбәр итте. Әлеге игелекле эштә районыбызның ветераннар оешмасы белән әфганчылар җәмгыятенең дә һәрвакыт зур активлык күрсәтүләрен билгеләп үтте. Районыбыз биләмәсендә бүгенгесе көнне уңышлы гына эшләүче эшмәкәрләребез дә читтә калмыйлар. Күп эштә аларның башлап йөрүләре нык сөендерә һәм киләчәктә дә бу изге гамәлләре онытылмас дигән хисләр уята. Чөнки аларның һәркайсы әлеге гуманитар ярдәмнең егетләребез өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын яхшы аңлыйлар. Шуңа иң кирәкле әйберләрне генә туплап озатырга тырышалар. Ә бүген исә аларга бер урыннан икенчесенә тизрәк күчеп йөрү өчен «УАЗ» автомашиналары, маска, халатлар, көнкүреш һәм шәхси гигиена әйберләре кирәгрәк. Шуңа йөк әзерләгәндә барысын да алдан уйлап, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең теләк-үтенечләрен үтәргә тырышып хәстәрлек чараларын күрә алар. Районыбыз егетләре соравын искә алып эшмәкәрләребез «КамАЗ» автомашинасы өчен 13 тәгәрмәч алып кайтып биргәннәр. Шулай ук электр генераторлары, бензопилалар, мотоцикллар һәм башка шуның ише кирәк-яракны илтеп тапшырдылар. Әлбәттә, йөк әзерләгәндә махсус хәрби операциядәге уллары, ирләре, якыннарына адресланган посылкаларны да бик теләп алып барып җиткерә егетләребез. Алар бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәсеннәр һәм тизрәк сау-сәламәт, исән-имин өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев