Батыр йөрәкле Артур
Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров белән аралашканда ул безгә хәрби операция зонасыннан кайткан Артур Дементьевны мактап телгә алды.
Егет сугыш кырыннан нык яраланып хәрби госпитальдә дәваланганнан соң инвалидность буенча әле күптән түгел генә туган ягына әйләнеп кайткан икән. Әлбәттә, иң элек аның җиңелчә генә аксап йөрүен күреп, сүземне яу кырында алган җәрәхәтләре һәм шәхси тормыш юлы хакында сораштырудан башларга булдым.
Ул шушы Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы бистәсендә гади хезмәткәр гаиләсендә туып үскән. Әтисе мактаулы механизатор булган. Әмма, фаҗигале төстә һәлак булганлыктан бүген гаилә мәшәкатьләре, барлык тормыш йөге әнисе Елизавета Андреевна җилкәсенә төшкән. Шуңа егет туган төбәгенә, әнисе янына кайтып төпләнеп бик дөрес эшләгән. Биредә туып үсеп башлангыч белем алганнан соң ул Котлы Бөкәштә унберенче сыйныфны тәмамлаган. Аннан соң Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче абыйсы янына уку йортында белем алган. Аннан соң аны хәрби хезмәткә алганнар. Кыска вакытлы күнекмәне Саратовта узганнан соң аларны Ерак Көнчыгышка Амур өлкәсендәге авиация гаскәрләре составына күчергәннәр. Үз өлешенә тигән хезмәтен тәмамлап кайткач озак йөрергә туры килми аңа, мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына чакыралар.
Бер карашка барысы да тәртиптә, көйле генә барганда аларның өч кешелек төркемен разведкага җибәрәләр. Менә шунда алар көтелмәгән хәлгә юлыгып ут астында калалар. Бер-бер артлы ике иптәше һәлак булгач та Артур югалып калмыйча бөтен көчен туплап тиңдәшсез көрәштә сер бирмичә җитди каршылык күрсәтүен дәвам иттерә. Каты яраланса да ул күңел төшенкелегенә бирешмичә соңгы сулышына кадәр көрәшә. Ярый әле бәхетенә иптәшләре килеп җитәләр. Шулай итеп 2024 ел ахырында яраланып күп кан югалткан хәлдә батыр йөрәкле егетне иптәшләре яу кырыннан алып чыгып хәрби госпитальгә озаталар. Әле нибары 30 яше тулган егеткә анда күп вакытын үткәрергә, ясалма протезга ияләнеп, озак вакытлар дәвамында дәваланып ныклы күнекмә узарга туры килә. Туган якның һавасы да шифа, дип хак әйтәләр шул. Бераз җиңелчә генә аксаган егетне читтән күзәтеп һич кенә дә инвалид димәссең. Ясалма аягына да инде ияләнеп килә. Әмма дәһшәтле яу кырында күргәннәре, башыннан кичергәннәре генә үзенә әле тулысынча тынычланырга ирек бирми икән шул. Артур өенә кайтканнан бирле төннәрен йокысыз үткәрүе турында да теләмичә генә күңеле түрендә булган үз серләре белән уртаклашты. Аңа киләчәктә корычтай нык сәламәтлек, алдагы көннәрендә бары тик шатлык-куанычларга гына күмелеп һәм әнисенә терәк булып, үз гаиләсен корып бәхетле тыныч-имин томышта яшәвен телисе килә. Ул моңа күптәннән лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia