Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Башлангычы уңышлы һәм дәвамлы

Безнең халык гомер-гомергә әти-әнисенең данлы эшен дәвам иттереп яшәргә күнеккән.

Фәнил Шәмсевәлиев.


Чираттагы иҗади командировка вакытында Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов безгә әнә шундый, киләчәге өметле булган хезмәт сөючән егет Фәнил Шәмсевәлиев белән очрашырга киңәш итте. Бу ир инде күптәннән шәхси хуҗалыгында күп итеп терлекләр асрау турында хыялланган. Әмма йорт җиреңнән тирә-юньгә тирес исе килеп торганда авылдашларыннан гына түгел күршеләрдән дә яхшы түгел. Әлбәттә, алар тавыш-гауга чыгарып йөрмәсләр, әмма мондый шартларда тыныч күңел белән яшәүе кыен. Шуңа ул күрше Тәб. Чаллы авылы янәшәсендәге шактый мәйданны биләгән терлекчелек бинасын үз якыннары белән файдалануга алырга карар кылган. Шулай итеп барысы  да бергәләшеп  бирегә абзарларындагы терлекләрен күчергәннәр. Фәнилнең фермасына ямь кергән. Алда әйткәнебезчә, барысын да тирәнтен уйлап, зур хәстәрлек  күреп башкарып чыккан ул боларны. Хуҗалыгында малларны балланслы ашату бүген аның төп максатының берсе булып тора. Ә фермада барлык уңайлыклар булдырылган, суы кергән, тирес чыгару транспортерлары эшли, терлек азыгын эшкәртү һәм саклау мөмкинлекләре җитәрлек. Бер сүз белән әйткәндә, барлык шартына туры килерлек итеп эшләнгән. Зур чыгымнар куеп эшлисе юк. Алдан күңел биреп эшләү өчен монда бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлаганнар. Әлегә фермада булган терлекләр утарда йөри. Печәнне  биредә трактор ярдәмендә кертеп урнаштырганнар. 
Гадәттәгечә, яз башы эшнең иң күп вакыты. Шуңа Фәнил кул астында булган ике тракторын һәм агрегатларын төзәтеп тәртипкә китергән. Кул астында булган күпеллык үлән җирен яңартып, иген игеп үстерергә исәп итә. Аның  12 гектар мәйданны биләгән пай җирләре әлегә үзенә җитә. Киләчәктә, әлбәттә инде җир мәйданын киңәйтү турында бүгеннән уйлана ул. 
Иң әһәмиятлесе, авыр хезмәткә кулы ята егетнең. Мәктәптән соң ул күрше Лаеш бистәсендә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайтып үзенең хезмәт юлын туган авылында башлап җибәргән. Бер эштән дә читләшмичә зур чыныгулар алып, хезмәтнең төрле тармакларында көч куйган. Үз вакытында хәтта аңа мехотряд җитәчесе, техника остаханәсе мөдире кебек җаваплы вазыйфалар башкарып бер кадәр тормыш тәҗрибәсе тупларга да туры килгән. Иң куанычлысы, бүген аның чын күңелдән тырышып йөрүләре уңышлы булырга ошаган. Киләчәге дә өметле булыр, мөгаен.    

 

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

 

Идрис Аметов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев