Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Башкалада масштаблы «Иң мөһиме турында» Республика форумының җиңүчеләрен бүләкләделәр

Безнең республикада мәдәни мирасны һәм иҗатны, Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операция зонасында күрсәтелгән батырлыклар турында тарихи хәтерне саклап калу аша җәмгыятьтә гражданлык һәм әхлакый ориентирларны, патриотизмны ныгытуга юнәлдерелгән киң күләмле әһәмиятле чаралар даими үткәрелеп килә. Шундыйларның берсе – «Иң мөһиме турында» конкурсы.

Шушы көннәрдә В.И. Ленин исемендәге Мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар елына багышланган «Иң мөһиме турында» II Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурсны Татарстан Республикасының «Гаилә канаты астында» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды. Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Ныклы гаилә» ФПП Иҗтимагый советы,  «Мәрхәмәт-Шәфкать» хатын-кызлар депутатлар берләшмәсе,  «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте белән берлектә оештырылды.

Быелгы конкурсның үзенчәлеге бәйгедә төрле буын һәм төрле милләт кешеләренең катнаша алуыннан гыйбарәт иде. Конкурсантлар төрле форматларда һәм жанрларда түбәндәге номинацияләрдә көч сынаштылар: «Сугышны һәм Җиңүне искә төшереп» нәфис сүз; «Рәхмәт, әни!», «Әтием турында»; «Заман геройлары турында» эссе; гаиләнең уникаль, кызыклы традициясе, гаилә бәйрәмнәре турында хикәя; «Әбиемнең, гаиләмнең яраткан җырлары» вокаль башкару; сугыш еллары җырлары, хәрби хезмәт, Ватан турында җырлар, Россия халыкларының тынычлыгы һәм дуслыгы турында җырлар; якташларыбыз турында фәнни-тикшеренү эшләре, гаилә реликвиясе һәм гамәли һөнәр әйберләре турында хикәя; «Гаилә реликвияләре» тапшырылган гамәли иҗат һәм һөнәр әйберләре.

Биш ай дәвамында 9 яшь төркемендә 9 номинация буенча эшләр кабул ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге чара елдан-ел зуррак актуальлек ала һәм катнашучылар саны да артканнан-арта бара. Жюри әгъзалары тарафыннан барлыгы 675 эш каралды, 243 җиңүче билгеләнде. Конкурс Татарстан Республикасының 29 шәһәр һәм районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы муниципаль берәмлекләреннән катнашучыларны берләштерде.

– Мондый чаралар үткәрү безнең җәмгыятебез өчен аеруча мөһим. Сезнең арада булуыма мин бик шатмын. Сез тормышка мәхәббәтегезне, оештыручыларга олы рәхмәтегезне күрсәтә алдыгыз, – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин.

Тантана дулкынландыргыч төстә узды. Тәкъдим ителгән концерт номерларыннан һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышка, Ватанга мәхәббәтләрен күрсәтә алуларыннан залдагыларның күзләре яшьләнде. Оештыручыларга, атап әйткәндә, «Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Жуйковага зур рәхмәт. 

Бу мөһим конкурска Балык Бистәсе районыннан минем эшем дә җибәрелгән иде. Эссены Украинадагы махсус хәрби операция зонасында булган якташыбызга багышладым. Әлеге эш «Заман геройлары» («От героев былых времен») номинациясендә җиңүчеләр рәтендә булды, һәм мин, проект авторы буларак, бүләкләү тантанасына чакырылдым.

Оештыручыларга һәм эшебезгә югары бәя биргәннәре өчен жюри әгъзаларына да зур рәхмәтемне белдерәм.

Бәйрәм чыннан да истә калырлык, бик яхшы узды. Дипломнар тапшыру матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләк сертификатлары тапшырылды.

 

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса