Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Аның куңеле туган ягына тарта

Бүгенгесе көнне районыбызның әйдәүче теш табибы Рөстәм Ширияздан улы Гариповның, мөгаен, әле бик күпләр урта мәктәпне тәмамлаганнан соң район үзәгендәге 17 нче техник училищеда белем алуын белмиләрдер дә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул.

Ул да биредә механизатор һөнәрен үзләштергәч күрше-тирә хуҗалык кырларында хезмәт күнекмәсе үткән. Һәрбер ир бала хыялланган төсле куәтле авыл хуҗалыгы техникалары белән идарә итә. Берничә төр чылбырлы һәм көпчәкле тракторларга утырып җир эшкәртә, чәчү чәчә, тырмалау, культивация операцияләрендә дә актив катнаша. Игенче хезмәтен әнә шулай күңелен биреп, яратып башкарган көннәренең берсендә, укуын тәмамлап туган ягына кайткан апасы аның педагогия институтына укырга керергә теләге булуын искәртә. Балык Бистәсе урта мәктәбендә белем алганда чыннан да егет инглиз теле укытучысы Роза Алексеевна төсле югары уку йортының чит телләр факультетына укырга керергә хыялланган була. Әмма инглиз телен аңлап, җөмлә төзеп җавап бирә алмавын төп сәбәп итеп ул үз планын үзгәртергә мәҗбүр була. Озак уйлап тормыйча егет Әлфия апасы укыган институтка укырга керә. Нәтиҗәдә гаиләдәге дүрт баланың икесе табиб, абыйсы белән сеңлесе әти-әниләре кебек укытучы һөнәрен сайлыйлар.
...Институтта уку училище гына түгел шул. Тормыш кыенлыкларын үзеңә җиңәргә һәм чишәргә туры килә аңа. Шуңа ул да көндәлек чыгымнарга атна саен әти-әнидән акча сорап йөрергә оялып, травмотология хастаханәсендә медбрат булып эшли башлый. Уку белән хезмәтне бергә бәйләп алып баруы җиңел булмагандыр. Егетнең эш урыны аеруча авыр, катлаулы һәм бик киеренке булып чыга. Төп укуыннан буш араларында ул биредә күп төрле тән җәрәхәтләре белән китерелгән авыруларны кабул итеп урнаштырып тора. Буш вакыты бөтенләй булмый диярлек. Әмма язмыш җилләре аны монда төннәрен кизү торучы шат күңелле, ярдәмчел кызлар арасыннан булачак тормыш иптәше белән очраштыра. Әнә шулай укуын хезмәт белән тыгыз бәйләп алып барган студент еллары сизелмичә диярлек узып та китә.

Автор Идрис Аметов

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса