Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Алмаз Гайнуллин - кулында ут уйната

Авыл җирләрендә тырыш хезмәтләре белән макталган механизаторларның күп булуы сөендерә.

Районыбызның әйдәүче хуҗалыгы “Кулон-Агро”ның кыр технологы Камил Галимуллин безгә язгы кыр эшләре чорында елның-елында макталучы, булдыклы игенче Алмаз Гайнуллинның исемен мактап телгә алгач, аның белән кызыксынуыбыз тагын да арта төште. Бу егет быел 12 нче елын басуда каршылый икән. Халык телендә, гадәттә, әнә шундый осталар хакында: “кулында ут уйната” дип, телгә алалар. Ул да нәкъ шундыйлардан. 
Игенченең күңеле һәрчак кырга ашкына. Киләсе ел уңышы өчен алдан кайгыртучанлык күрә ул. Алмаз Гайнуллин да тик торучаннардан түгел, техникасын карый, агрегатларны төзекләндереп, аларны  сафка бастыру эшләрендә катнаша. Кыскасы, ел әйләнәсе эштән бушамый. Баш агроном сүзләре белән әйткәндә, кулыннан килмәгән эше юк аның. Иң әһәмиятлесе, бу хәл инде балачагыннан ук шулай дәвам итә. Үсмер елларыннан ук малай әтисе Халик абый тирәсендә чуалырга яраткан. Ул да гомере буена диярлек “корыч айгыр” иярләп җир эшкәрткән, иген игеп гомер кичергән. Күп еллардан бирле лаеклы ялда булуына карамастан, әле дә аны ярдәмгә чакыралар. Җитәкчеләренең сүзләренә караганда, ул куәтле К-700 белән үзенә ышанып тапшырылган барлык катлаулы операцияләрне күңелен биреп башкара. Шуңа улы Алмаз да район Агротехникумын тәмамлап әтисе хезмәтен дәвам итәргә алынган. 

 

Дәвамын "Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса