Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Александр Корчагин күп һөнәр остасы

Дон-Урай авылы фермеры Ильмир Габдриев белән язгы кыр эшләренә хәстәрлек барышы хакында сүз башлагач ул безгә «алтын куллы» механизаторларын атап үтте. Аларның берсе Александр Корчагин.

Фермерның абыйсы Данил да  безгә аның хакында күп мактау сүзләре әйтте.
-Бу механизаторның белмәгәне юк, әле ул үзе безгә менә моны төзәтергә, теге механизмны сафка бастырырга кирәк иде дигән тәкъдим белән чыга, бер дә тик тора торганнардан түгел, -дип Александр турында кыскача гына мәгълүматлар бирде. Аның сүзләренә караганда, мондый механизаторлар  бүген бик сирәк очрый. Һичбер икеләнүсез бүген аңа механик яисә баш инженер вазыйфаларын ышанып тапшырырга мөмкин.
Трактор тирәсендә бик бирелеп нидер төзәтүче  Александр белән сүзебез  тиз ялганып китте. Һәркөнне  үзенең эш урынына күрше Трой-Урай авылыннан иртәнге сәгать җидедә үк килеп җитә.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса