Адиләнең уңышы
Авыл һәм кеше

Адиләнең уңышы

Мәскәү шәһәрендә IX нчы Бөтенрәсәй «Үзем яшәгән төбәкнең җирле үзидарә тарихы» дип исемләнгән конкурс игълан ителгән иде.

Анда 14-17 яшьлек укучылардан ике меңгә якын эш кабул ителгән. Арада беренче турда сайлап алынган бер меңгә якын эш арасында районыбызның Биектау мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Адилә Төхвәтуллина (җитәкчесе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәбибрахман кызы Гарипова) җиңүче булып чыкты һәм  өченче дәрәҗә дипломга ия булды.
16-18 апрель көннәрендә алар чакыру буенча Мәскәүгә бардылар     һәм өч көн дәвамында анда тарихи истәлекле урыннарда булып, танышып йөрделәр. Президент Академиясендә фәнни эшләрен яклап чыгыш ясаганнар. |
 


Нет комментариев