Ярты гасырга якын вакыт — Елизаровлар гаиләсе өчен бу саннар гына түгел, ә мәхәббәтнең һәм тугрылыкның чын үлчәме.
Владимир Павлович белән Валентина Михайловна бер-берсен ярты гасырдан артык кулга-кул, тормышның барлык шатлык-кайгыларын уртаклашып яшиләр.
Аларның гаиләсендә иң мөһим кагыйдәләрнең берсе — гражданлык бурычын үтәү. Сайлау участогы №2416 алар өчен гадәти урын гына түгел, ә илнең киләчәгенә үз тавышларын җиткерү мөмкинлеге.
«Без бит бу илдә яшибез, аның киләчәге нинди булуы безнең өчен бик мөхим», — диләр алар. Бу изге гамәлне алар кебек аңлаучы парлар участокта шактый күп. Алар да, Елизаровлар кебек, сайлауларга парлап килә, чөнки фикер уртаклыгы — гаилә нигезе ул.
Нет комментариев