Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге  бакчасы да...
Җәмгыять

Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да...

Кызу урак өстендә район икмәк кабул итү предприятиесенә килгәндә биредә барысы да чираттагы баржага ашлык төяү белән мәшгульләр иде.

 Эшләре киеренке булганлыктан, эшчеләрнең эшләрен бетергәнен көткән арада без оешма территориясен карап чыгарга уйладык.
 Предприятие биләмәсендә бәләкәй тракторның бөтерчек кебек тиз һәм кискен хәрәкәтләр ясап бушатылган ашлыкны күз ачып йомганчы пөхтә итеп бер урынга өеп куюы игътибарыбызны үзенә җәлеп итте. Берничә минут кына читтән аның бу оста хәрәкәтен күзәтеп торганнан соң без мини тракторны йөгәрләүче яшь тракторчы белән әңгәмә корырга уйладык


Илнур Садыйков элек Казанда эшләгән. Һәр көнне шәһәргә чыгып китүләре нык алҗытты, ди ул. Аннары элек биредә әтисе Габделхәйнең һәм абыйсы Илнарның да хезмәт куюы үзенә тарткандыр инде, күрәмсең. Әлбәттә,  барыннан да бигрәк егеткә үз районыбызда менә дигән эш урыны булуы,  яшәү өчен, гаиләне туйдырырга җитәрлек күләмдә хезмәт хакы бирүләре һәм аны соңармыйча үз вакытында алуы да үзенә тарткандыр.


Менә шундый тотрыклы эшләүче предприятие булганда нигә әле чит җирләргә чыгып китәргә, ди Илнур елмаеп. Әйткәнебезчә әтисе Габделхәй белән әнисе Алсу икесе дә чын авыл тормышында кайнап үскәннәр.  


Шуңа алар улларына да тормышта төпле һөнәр серләрен үзләштерергә булышканнар. Кечкенәдән өлкәннәр үрнәгендә бер дигән хезмәт тәрбиясе алып үскәннәр алар. Шуңа мөстәкыйль тормыш юлында адашмаганнар, дүртесе дә техниканы яхшы беләләр, үз эшләрен яратып башкаралар.


Егет үз гаиләсен коргач Керәшен Казысы авылында төпләнгән. «Юллар яхшы, табигате матур, тыныч, маллар тотабыз, яшәр өчен бөтен уңай шартлар тудырылган авылда», – ди Илнур.


Чыннан да алар яшәгән авыл уңайлы урында урнашкан. Җиләккә дисәң урман-болыннары, балыкка дисәң елга-буасы, шәһәргә я булмаса, район үзәгенә чыгып китәргә уйласаң яхшы юллары ел дәвамында ачык. Тормыш иптәше белән эш урыннарына үз машиналарына утырып чыгып китәләр. 

 

Мондый яшьләрне үрнәк итеп куярга мөмкин. Чыннан да яшим дип җиң сызганып керешкән яшь гаиләләргә нигә әле шаулы калага чыгып китәргә? Тормыш үз районыбызда да начар түгел, югыйсә.

Идрис Амитов.


Нет комментариев