Котлы Бөкәш авылы яшьләре сайлауларга бик теләп катнаша
Җәмгыять

Котлы Бөкәш авылы яшьләре сайлауларга бик теләп катнаша

Котлы Бөкәш авылы мәдәният йортында урнашкан 2438 нче санлы сайлау участогында авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов безне үз гомерендә әле беренче мәртәбә генә сайлауга килүче студент егет белән таныштырды.

Безнең халык телендә, алма агачыннан ерак төшми, дигән гыйбрәтле әйтемне гадәттә балаларының үзләре төсле актив, өлгер булганнарга карата әйтәләр. Биредә дә без нәкъ менә шундый Әхмәтшиннар гаиләсе вәкилләре белән очраштык. Котлы Бөкәш авылы халкы арасында намуслы хезмәтләре, матур итеп күпләрне сокландырырлык күркәм гаиләдә яшәүләре белән макталган Фәрит белән Резидә Әхмәтшиналар берсеннән-берсе булдыклы өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Быелгы сайлауга беренче мәртәбә итеп тавыш бирер өчен кечкенә малайлары Рамазан да килгән.

Рамазан Казан авыл хуҗалыгы академиясендә белем ала.Булачак агроном егетебез. Бу егетнең бу һөнәрне сайлап алуы күңелдә сөенеч тудырды.

 

Рамазанга да без тырышып белем алуын һәм әлбәттә инде производство күнекмәләре үтү өчен  турыдан-туры үз районыбызга кайтуын, әлбәттә инде үз гомерен уңдырышлы  районыбыз басулары белән бәйләүен теләп калабыз.

        


Нет комментариев