Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәтләренә - хөрмәт

Хезмәтләренә - хөрмәт

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге миграция эшләре бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Әлфия Мөхәммәтҗан кызы ӘЛЬМӨХӘММӘТОВАга, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм район башлыгы Почет  грамоталары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты тапшырылды.

                                                 * * *

Балык Бистәсе башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге әйдәүче белгече Нурия Габдрәшит кызы Сафиуллина Балык Бистәсе муниципаль районы үсешенә зур өлеш керткәне өчен җирле Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

                                                 * * *

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының авыл җирлегендәге муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре арасындагы эшчәнлекләре буенча үткәрелгән конкурста  безнең районнан да катнашып җиңү яуладылар һәм акчалата бүләккә ия булдылар.

Алар арасында “Авыл җирлегенең иң яхшы китапханәсе” номинациясендә Олы Елга һәм Балыклы Чүкәй авылы китапханәләре, “Авыл җирлегенең мәдәни ял тибындагы иң яхшы учреждениесе” номинациясендә Кызыл Йолдыз мәдәният йорты җиңүгә лаек булган. Бүләк ителгән акча китапханәләр һәм мәдәният йортының матди-техник базасын яңарту өчен тотылачак. “Авыл җирлеге мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәрләре” номинациясендә Бирдебәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Евдокия Толстова җиңү яулаган һәм акчалата премиягә ия булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса