Балык Бистәсендә көзге ярминкә бик бай булды
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган ярминкә товарларга бик бай булды.
Бу көнне район мәдәният йорты янәшәсендәге мәйданчык гөрләп торды дияргә мөмкин. Чөнки районыбызның әйдәүче фермерлары Элмир Габдриев, Айрат Зәйнуллин, Владимир Талаков һәм әлбәттә инде яшь фермерыбыз Булат Хисмәтов та үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продуктларын бик теләп районыбыз халкына төяп алып килгән иделәр. Әлбәттә, гадәттәгечә мондый әһәмиятле чаралардан районыбыз шәхси хуҗалыклары белән мәктәпләр дә читтә калмадылар.
Нет комментариев