Алексеевск районында яшәүче Наилә Клементьева Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музеена Балык Бистәсе районының Сабакай авылындагы туганнары турында документаль материал һәм «Җиңүнең онытылмас тарихлары» китабын тапшырды.
27 майда Мәскәү шәһәренең Поклонная тавындагы Җиңү музеенда «Җиңүнең онытылмас тарихлары» җиденче халык альманахы авторларын бүләкләү тантанасы булды. Чара Мәскәү шәһәренең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр Департаменты ярдәмендә уза.
Быел альманах Мәскәү өчен сугышның 85 еллыгына багышлана.
Конкурска бөтен Россиядән, шул исәптән Мәскәү, Камчатка һәм Хабаровск крайлары, Татарстан Республикасы, Башкортостан, Кырым, шулай ук Запорожье, Курск, Курган, Киров, Липецк, Мәскәү, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән 13 меңнән артык хикәя җибәрелгән.
Составына Россия Геройлары, Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары кергән жюри Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыклары турында аеруча кызыклы 85 хикәя сайлап ала.
"Кечкенәдән, безнең гаилә архивын җыя башлагач, мин туганнарым турындагы тарих китапта мәңгеләштерелсен дип хыялландым. Һәм менә, тантаналы шартларда Россия Геройлары кулыннан китапны алгач, минем беренче уем аны музейга, атап әйткәндә, туганнарымның туган ягы - Балык Бистәсе районына тапшыру иде.
Шулай ук «Җиңүнең онытылмаган тарихлары» халык альманахының барлык материаллары «Патриот» хәрби-патриотик паркындагы Россия Кораллы Көчләренең «Хәтер юлы» мультимедиа музей комплексына һәм Поклонная тавындагы Җиңү музеена мәңгелек саклауга тапшырылды. Бөек Ватан сугышында җиңү бик кыйммәткә төште.
Чөнки 30 миллион кеше һәлак булган, шуларның 350 меңе татарстанлылар. Балык Бистәсе районыннан фронтка 12 меңнән артык кеше озатылган. 4990 кеше сугыш кырларында мәңгегә ятып кала, 4300 кеше хәбәрсез югала.
Канкойгыч, рәхимсез сугышта гомерләрен биргән сугыш, тыл геройларын онытырга хакыбыз юк. Мин аларны еллар аша искә алачакмын", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Наилә Клементьева.
Гөлфия Гарипова,
Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее фондларын саклаучы.
Нет комментариев