14 яшьтән кечерәк балалар рәсми рәвештә кинода, театрларда, циркларда, шулай ук театр һәм концерт оешмаларында эшли ала, «Татар-Информ» хэбэр итэ.
Яшь спортчылар өчен дә шундый ук искәрмә каралган. Бу хакта РИА Новостига Мәскәү Профсоюзлар Федерациясенең Хезмәт хокукый инспекциясе җитәкчесе Валентина Захаренкова сөйләде.
Хезмәт килешүен төзү өчен ата-ананың яисә опекунның язма ризалыгы һәм опека органнарының рөхсәте кирәк. Яшь спортчыларга да алдан медицина тикшерүе узарга кирәк.
Захаренкова билгеләп үткәнчә, балигъ булмаганнар өчен тыелган эшләр исемлеген саклап калу мөһим. Аның сүзләренә караганда, балаларның сәламәтлеге, иминлеге һәм белем алуы төп өстенлекләр булып калырга тиеш.
Нет комментариев