Нинди генә чара үткәрелсә дә андагы күргәзмә берәүне дә битараф калдырмый торгандыр. Мәдәният йорты сәхнәсенә куелган чигешле пар мендәрләр, каз канатлары, каз каурыен сыдырып, үреп ясалган май канатлары – чарага үзенчәлекле милли төс бирде. Әлеге матурлык кичә башлангычыннан ахырынача күз уңыннан югалмады. Фойеда таба исе чыгарып коймак пешә, нәкъ авылча – каз коймагы ул. “Каз өмәсе”нә килгән кунакларны – Балык Бистәсенең социаль-мәдәни бүлек җитәкчесе Лилия Кәримуллинаны, Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Касыймованы, Котлы Бөкәш авылы җирлеге башлыгы Габдрәшит Нәҗиповны да шул рәвешле, каз коймагы белән каршы алдылар.
Нет комментариев