Татарстанда коткаручылар югалган хатын-кызны эзли
Җәмгыять

Татарстанда коткаручылар югалган хатын-кызны эзли

Татарстанның Югары Ослан районында коткаручылар һәм волонтерлар югалган хатын-кызны эзлиләр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Түбән Ослан авылында яшәүче 68 яшьлек хатын-кызның көндезге 1 тирәсендә өйдән чыгып китүе һәм юкка чыгуы турында хәбәр килгән. Хатын-кыз зарядкасы беткән кәрәзле телефон һәм күлмәк алган.

 

Берничә сәгать буе туганнары аны үзләре эзләргә тырышкан, аннары коткаручыларга мөрәҗәгать иткәннәр, дип яза агентлык.

 

2 нче зональ янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре эзләү эшләренә кичке 18 сәгать тирәсендә керешкәннәр. Алар «Идел» бакчачылык ширкәтен һәм якындагы 11 гектар мәйданны тикшергәннәр, әмма хатын-кызны таба алмаганнар.

 

Эзләү эшләренә кинологлар, волонтерлар һәм урманчылар кушылган

 

 фото матбугат ру сайтыннан алынды.

http://matbugat.ru/news/?id=23215


Нет комментариев