Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан коткаручылары кер юу машинасында кысылып калган ике яшьлек баланы чыгарганнар

Казанда ике яшьлек малай кер юу машинасына кергән һәм барабанда кысылып калган.

 Ул аннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган, әти-әнисенең дә тырышлыгы бушка киткән. Шуннан соң коткаручыларны чакыртканнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, малайны кер юу машинасыннан чыгарып, әти-әнисенә тапшырган. Бала зыян күрмәгән.

 Коткаручылар искәрткәнчә, өйдә бала өчен иң куркыныч әйбер – электр, шуңа күрә розеткаларны ябып куярга кирәк. Тәрәзәләргә блокираторлар урнаштырырга киңәш ителә. Очлы әйберләр, дарулар һәм көнкүреш химиясе бала кулы җитми торган урында сакланырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса