Шул ук вакытта белгечләр 154 станцияне тикшергән һәм 300дән артык ягулык үрнәге алган.
Бу хакта ТРда ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалануны һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсенең бүлек башлыгы Шамил Гомәров хәбәр иткән.
«Стандартларга туры килмәүнең төп күрсәткече – кабыну температурасы», – дип билгеләп үткән Гомәров.
Ул аңлатканча, мондый хокук бозулар еш кына төрле төрдәге ягулыкны ташу вакытында саксызлык аркасында килеп чыга. Мисал итеп ул бензин ташыганнан соң автоцистернада аз гына бензин калырга мөмкинлеген китергән. Әгәр киләсе тапкыр шул ук цистернага дизель ягулыгы салынса, бензинның хәтта аз күләме дә аның кабыну температурасына йогынты ясарга мөмкин.
Гомәров шулай ук мондый кимчелекләрнең күбесенчә кечкенә компанияләрдә һәм шәхси эшмәкәрләрдә күзәтелүен ассызыклаган. Аларның 5-6 ягулык салу станциясеннән торган челтәренә, гадәттә, бер-ике генә ягулык ташу машинасы туры килә.
Татарстанда 26 октябрьдән башлап автозаправка станцияләрендә мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү буенча ел саен үткәрелә торган айлык башланды. Бүгенге көнгә белгечләр Татарстандагы 154 ягулык салу станциясендә 312 ягулык үрнәге алган.
Тикшерү тәртибе түбәндәгечә: белгечләр ягулык салу станциясенә килеп, анализ өчен ягулык үрнәге ала һәм аны аккредитацияләнгән стационар лабораторияләргә җибәрә. Анда ягулыкның сыйфатын билгеләү өчен берничә химик анализ үткәрелә.
Нет комментариев