Республикада  АИ-92 һәм АИ-95 бензины кыйммәтләнгән
Җәмгыять

Республикада АИ-92 һәм АИ-95 бензины кыйммәтләнгән

Татарстанда 19 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләре артты.

Беренчесе – литры өчен 31 тиенгә, икенчесе 33 тиенгә кыйммәтләнде. Бу Росстат мәгълүматларыннан күренә.

АИ-92 литрының уртача бәясе бер атна эчендә 69,04 сумнан 69,35 сумга кадәр арткан, ә АИ-95 – 74,27 сумнан 74,60 сумга кадәр. АИ-98 һәм аннан югарырак бензинның бәясе үзгәрмәгән һәм литры өчен 100,94 сум тәшкил иткән.

Дизель ягулыгы 17 тиенгә кыйммәтләнде – литр өчен 80,51 сумга кадәр.

Гомумән алганда, республикада бензинның уртача бәясе 31 тиенгә артты: литры 72,06 дан 72,37 сумга кадәр.

Шул ук вакытта Россиядә бензинга бәяләр шул ук чорда 1,4 сумга кимегән – литры өчен 76,64 сумга кадәр. Идел буе федераль округында да бензин 1,14 сумга, литры 74,17 сумга кадәр арзанайды.

 


Нет комментариев