Җырчының моңа бик эче пошкан.
Җырчы Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрләрдә җан әрнүе белән бүлешә. Яр Чаллыдагы концертыннан соң җырчыга начар эчтәлектәге комментарий килеп төшкән. Аның эчтәлеге болайрак:
“Язам әле үз фикеремне мин дә. Ябыксаң да юк, тешләреңне ясатсаң да юк, күлмәк алыштырсаң да юк, моңың да юк минең, тавышың да ... инде, җырчы саны булып йөрмә, синнән башка да күп хәзер сәхнәдә чүп-чар, карт инде син. Бар пенсиягә...”
Сиринә Зәйнетдинованың бу комментарийга бик эче пошкан. “Кичә концертта мин чын күңелемнән җырладым, ә бүген миңа: «Син карт инде, пенсиягә кит», – дип язалар… Әйе, яшь түгел, идеаль дә түгел. Ләкин минем дә йөрәгем бар, ул да әрни. Мин сәхнәгә дан өчен түгел, ә җырларга, кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәргә дип чыгам.
Минем дә балам бар. Мондый сүзләрне укырга бик авыр. Әйдәгез, бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булырга тырышыйк. Мине аңлаган һәр кешегә олы рәхмәтем. Ә бу хатка ничек җавап бирергә дә белмим”, – дип язган Сиринә Зәйнетдинова.
Җырчының посты астында да аның иҗатына гашыйк кешеләр комментарийлар калдырган.
“Сиринә көннән-көн яшәрә, чибәрләнә, тавышы искиткеч матур, моңлы. Аңа уңышлар гына телик. Көнләшкәннәр көнләшеп торсын, йөрәкләре янсын”,
“Безнең татар халкына туры килмәгән тәрбиясезлек. Барыбыз да Аллаһының яраткан бәндәсе. Кеше рәнҗетеп рәхәт күрермен, диләрме ул? Көн-таң атса кеше рәнҗетү китте. Кая барабыз соң без! Үзеңне уйламасаң, балаларыңны уйларга кирәк. Бу кадәр пычраклык, нәфрәт тудыру сүзләрең аларны гомер буе озата килмәсен, Аллаһ сакласын! Кешегә карата ямьсез сүз, комментарий язуны туктатыйк. Бу бит синең үзеңнең никадәре көчсез икәнеңне, тормышта үзеңнең формалаша алмавыңны гына күрсәтә. Кит аннан, тиздән бер-берегезне "ашый башлыйсыз бит",
“Сиринә, мондый явызларга игътибар итмәгез. Сезнең җырларны бик яратып тыңлыйбыз”, – дип язганнар.
Нет комментариев