Зөбәйдә белән Гомәр бер урамда үстеләр.
Аларның йортлары гына түгел, капка баганалары да терәлеп тора иде диярсең. Беренче тапкыр кулга-кул тотынышып мәктәпкә дә бергә бардылар. Балачак дустанәлеге яшьлектәге саф мәхәббәткә әверелде. Кичләрен су буенда очрашулар, вәгъдәләр...
Алардан да бәхетлерәк пар юк кебек иде авылда.
Ләкин көнчел күңелләр тик ятмый шул. Кемдер аларның бәхетеннән көнләшеп, араларын бозардай сүзләр җиткерде, икенчеләре гайбәт таратты. Язмыш җилләре ике яшь йөрәкне аерды.
Гомәр шәһәргә китеп урнашты, заводка эшкә керде, гаилә корды, балалар үстерде. Ә Зөбәйдә туган авылында калды, мәктәптә укытучы булып эшли башлады. Ул да кияүгә чыкты, ул тапты.
Тик гомере генә кыска булды – ире вакытсыз якты дөньядан китеп барды.
Зөбәйдә тол калды. Улы үсеп буйга җитте, өйләнде, әнисен ташламады, карап, хөрмәт итеп яшәде. Гомәрнең дә тормышы тигез генә бармады. Хатыны озак еллар авыру белән көрәште һәм ахыр чиктә аны якты дөньядан алып китте. Балалар инде үз тормышлары белән яши иде.
Шуннан соң Гомәрнең күңелендә яшьлек яралары кузгалды: ничек икән аның балачак мәхәббәте – Зөбәйдәсе? Исәнме икән? Ничек яши? Еллар узды. Декабрь салкыннары башланган бер кичтә Гомәр чемоданын җыйды да, тәвәккәлләп, туган авылына юл тотты. Йөрәге дөп-дөп типте.
«Керсәм – кабул итмәсә?» – дип мең кат уйланды ул. Капканы ачып керсә, ишегалдында аны Зөбәйдәнең улы каршы алды.
Ул чит кешене шунда ук таныды, ләкин сәерсенмәде, ягымлы гына исәнләшеп, өйгә чакырды. Өйләрендә ут яна, җылы иде. Ярты сәгатьләп сөйләшеп утыргач, ишектән Зөбәйдә күренде.
Ул, бусаганы атлап керүгә, баскан урынында катып калды. Каршында, ак бәс саргандай чәчле, олыгайган, ләкин шул ук вакытта яшьлегендәге кебек якты күзле ир-ат басып тора иде.
— Гомәр?.. – Бу исемне әйткәндә аның тавышы калтырап куйды.
Гомәр сикереп торып басты, ни әйтергә белмичә аптырады. Зөбәйдә бер мәлгә югалып калды, бит очларына алсулык йөгерде. Ләкин ул тиз арада үзен кулга алды.
Тавышында ачу да, үпкә дә юк иде – бары тик моңсу тынычлык кына.
– Нихәл, Гомәр... Ничек хәлләрең?
Өстәл артына утырып, чәй эчтеләр. Башта сүз ялганмады. Аннары әкрен-әкрен барысы да ачылды: ничек яшәүләре, кайгы-хәсрәтләре, шатлык-сөенечләре... Сүзләр төнгә кадәр сузылды. Аерылышу ачысы да, үтелгән гомер дә, картлык та онытылды. Алар каршында яшьлек һәм мәхәббәт кенә калды.
– Мин синең янга озак килдем, Зөбәйдә, – диде Гомәр, кулын аның учына куеп. – Синнән башка минем өчен бу дөнья буш. Чык миңа кияүгә. Картлыгымны синең белән уздырырга рөхсәт ит.
Зөбәйдә эндәшмәде. Ул бары тик елмайды гына. Елмаюында нур һәм тирән сагыш иде. Ул ризалык белдерде. Гомәр шәһәрдәге фатирын калдырып, Зөбәйдә янына күченеп кайтты. Гөмәрнең балалары, Зөбәйдәнең улы да бу хәбәрне зур канәгатьлек белән кабул итте.
37 ел аерылып торганнан соң, гомерлек ярлар кабат кавышкан иде. Күкләрдә язылган насыйп ярларны гомернең көзендә дә табып була икән.
Нет комментариев