Ана капиталына алынган торакта балаларга өлешне ничек рәсмиләштерергә?
Ана капиталы ярдәмендә торак сатып алган гаиләләр балаларга милектә өлеш бирергә тиеш. Юристлар бу процедураның мөһим нечкәлекләрен аңлатты.
Татарстан Республикасы көнендә Казанда бушлай юридик ярдәм күрсәтү акциясе узды. Татарстан Юстиция министрлыгы белгечләренә 20 гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Сорауларның бер өлеше ана капиталын кулланып сатып алынган фатирда яки йортта балаларга өлеш бүлеп бирүгә кагылышлы булган. Белгечләр аңлатуынча, ана капиталы тотылган торак ата-аналарның һәм барлык балаларның гомуми милкенә рәсмиләштерелергә тиеш.
Өлешне кайчан бирергә кирәк?
Өлешләрне рәсмиләштерү өчен, гадәттә, алты ай вакыт бирелә. Срок торакны сатып алу шартларына карап төрле вакыттан исәпләнә: ипотекасыз сатып алганда – сатучыга акча күчерелгән көннән; ипотека булганда – торакка салынган авырлык алынган көннән; өлешләп төзүдә катнашканда – йорт файдалануга тапшырылган көннән; торак кооперативында – соңгы пай кертеме кертелгән көннән.
2025 елның июленнән өлешләрне банк ризалыгыннан башка да бүлеп бирергә мөмкин.
Балаларга күпме өлеш тиеш?
Өлешләрнең төгәл күләмен гаилә килешү буенча билгели. Практикада еш кына ана капиталына тотылган суммага пропорциональ өлеш ориентир итеп алына.
Мөһим нюанс: өлеш бирелергә тиешле балалар саны йөкләмәне үтәү вакытындагы гаилә составына карап билгеләнә. Әгәр бу вакытка гаиләдә тагын бер бала туган икән, аңа да өлеш бирелергә тиеш.
Ә бала йөкләмә үтәлгәннән соң туган булса, закон буенча өлешләрне мәҗбүри рәвештә яңадан бүлү таләп ителми. Шулай да киләчәктә торакны сатарга планлаштырганда, яңа балага да өлеш рәсмиләштерү мәсьәләсен алдан хәл итү файдалы.
Килешүне нотариуста расларга кирәкме?
Бу торактагы милекне ничек бүлүгә бәйле. Ир белән хатын арасында өлешләр бүленсә, килешүне нотариуста расларга кирәк. Әгәр өлешләр балаларга гына бирелсә, нотариаль раслау таләп ителми.
Белгечләр ана капиталы буенча йөкләмәне үтәүне кичектермәскә киңәш итә. Аны үтәмәгән очракта суд аша балаларга өлеш мәҗбүри рәвештә бирелергә яки ана капиталы акчаларын бюджетка кире кайтарырга туры килергә мөмкин.
Ана капиталыннан тиешле акчаны ничекалырга?
Ана капиталын гаиләнең мохтаҗлыгыннан яки балаларның яшеннән бәйсез рәвештә алырга мөмкин. Түләү суммасы ун мең сумнан артмый һәм сертификатта калган акчадан тора. Акчаны теләсә нинди кирәк-яракка тотарга була.
Түләүне алу өчен «Госуслуги» порталы аша яисә Россия Социаль фонды клиентлар хезмәтенә гариза тапшырырга кирәк. Гаризаны 12 эш көне дәвамында карыйлар, акча исәп-хисап счётына 5 эш көне эчендә килеп җитә.
Сертификат иясе исеменә ачылган исәп-хисап счётын күрсәтергә кирәк. Иренең яки туганнарның счёты туры килми. Сертификаттагы калганны «Госуслуги» порталында, клиентлар хезмәтендә яисә МФЦда белергә мөмкин.
Быел ана капиталы беренче балага – 728 922 сум, ә икенче балага 963 243 сум тәшкил итә. Акчаны торак сатып алуга, белем бирүгә, тупланма пенсиягә түләүгә яки өч яшькә кадәрге балага айлык түләүгә кулланырга мөмкин.
Нет комментариев