Балалар иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сөйлим әнием турында
«Әни», «әнием», «әнекәем» сүзләре жир йөзендә иң борыңгылардан саналса да, барлык телләрдә дә алар бер төсле матур, ягымлы яңгырыйлар. Никадәр яхшылык, эчке җылылык яшеренгән бу сүзләрдә! Юк, сүзләрдә дип кенә әйтү дөрес булмас, болар барысы да олы йөрәкле кешедә-минем әниемдә! Әйе, мин үземнең иң кадерле кешем-әнием Равия Габдрахман кызы Вәлиева...
-
Балык Бистәсе балалар сәнгать мәктәбендә әниләргә багышланган бәйрәм узды
Сәнгать мәктәбенең Татьяна Купцова җитәкчелегендәге укучылары әниләре һәм әбиләрен кунакка чакырып концерт куйдылар.
-
Сәламәтлекме, әллә үзеңне “текә” күрсәтү мөһимрәкме?
Замана яшүсмерләре ничек кенә күңел ачмыйлар. Бар да яхшы булыр иде, ләкин ни кызганыч, күпләр үзләренең сәламәтлекләренә үз куллары белән "богау" салганнарын сизмичә дә калалар.
-
Илдус Әхмәтҗанов хәрбиләрчә сөйләшә
Бөек Ватан сугышы вакытында егетләребез илебезне яклар өчен гомерләрен дә кызганмаганнар. Ә бүгенге егетләребез нинди? Армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр дә бар. Югыйсә, егетләребезнең геройлыгы, коралларның көчлелеге Россия дәүләтенең аерылгысыз бер өлеше булып торган. Бүген ул үз көчен югалтмаганмы?
-
Җыр – кешенең юлдашы
Татар халкы җырга-моңга гашыйк. Җырлаучысы булганда җыр мәңге яши. Җыр ул-яшәү чарасы.
-
Чишмәләр
Балык Бистәсе авыллары тәмле сулы чишмәләргә бай. Шуларның берсе Иске Арыш авылында "Изгеләр чишмәсе" дип атала.
-
Кышкы тауда
-
Истә калды Яңа ел
Кышкы каникул көннәре сизелмичә дә үтеп китте. Быелгы Яңа ел төне миңа бик ошады. Белмим, әллә туганнарым белән бергә җыелып каршылаганга, әллә инде һәр урамда бәйрәм тантанасы булганга.
-
Назлыгөл батырлыгы-Әкият
Борын-борынзаманда җиде тау артында, җиде юл чатында, җиде су янында яшәгәннәр карт белән карчык. Боларның җиде уллары булган. Уллары үсеп җиткәч, матур гына бер кызлары туган. Аңа Назлыгөл дип исем кушканнар.
-
Без спорт яратабыз
Безнең гаилә спорт белән шөгыльләнергә бик ярата.
-
Күгәрчен мәктәбендә истәлекле очрашу булды
Әни...Нинди олы сүз бу? Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән?
-
Күгәрчен авылында Әниләр бәйрәме узды
Әниләр бәйрәме Күгәрчен Мәдәният йортында зурлап уздырылды.
-
Сокланмыйча мөмкин түгел
Сабый бала дөньяга килгәч тә аны үзенең йомшак кулларына алып, әни кеше күкрәк сөтен ашата, бәхетләр теләп, уң кулы белән башыннан сыпыра.
-
Әниемнең йомшак куллары
Минем әниемнең исеме Рузалия. Аның исеме "роза гөлләренең патшасы" мәгънәсенә ия.
-
Тиздән әниләр бәйрәме була
Мин бәйрәмнәрне бик яратам. Чөнки алар кешегә шатлык китерә. Тиздән бәйрәмнәрнең бәйрәме- Әниләр көне җитә.