Сабый бала дөньяга килгәч тә аны үзенең йомшак кулларына алып, әни кеше күкрәк сөтен ашата, бәхетләр теләп, уң кулы белән башыннан сыпыра.
Балалары тук булсын, өс-башлары бөтен, бәхетле булсыннар дип, шул куллары белән гомере буе нинди генә эшләр башкармый икән ана кеше. Әниләрнең безнең өчен эшләгән изгелекләренә, тырышлыкларына, олы җанлы булуларына сокланмый мөмкин түгел.
Мине кадерләп, йомшак куллары белән назлап, сөеп үстерүче әниемә мең рәхмәтлемен. Ул мине иртән назлап үбеп йокымнан уята, юып үтүкләп куелган киемнәр кигезә, ашатып эчертеп мәктәпкә озата, кайтканда тагын тәмле ризыклар пешереп каршы ала. Һәр көн саен шул куллары белән ничә төрле эш башкара икән әнием. Минем әнием матур гөлләр үстерергә, бияләй, башмаклар бәйләргә ярата. Буш вакытым булганда мин дә әниемә булышам. Мин аны бик яратам. Тырышып укып, тәртипле кыз булып аны сөендерәсем килә .
Лилия Хәсәнова,
6 нчы сыйныф укучысы.
Югары Тегермәнлек урта мәктәбе.
Фото: http://www.moirebenok.ua/wp-content/uploads/2014/10/archive_Fotolia_23003126_Subscription_L.jpg
Нет комментариев