Корноухово мәдәният йортында - "Могҗизалар кыры"
14 нче февраль - Гашыйклар көнен һәркемнең көтеп ала торган бәйрәмнәренең берсе, дисәм һич тә арттыру булмастыр.
Сөйгән ярлар, гаиләләр арасында бу көнне бер - береңә бүләкләр бирешү, бер - береңә карата игътибарлырак булу ел саен популярлаша бара кебек.
Без, Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу көнне читтә калмадык. Үсеп килүче буынны гашыйклар көненә багышланган "Могҗизалар кыры" на чакырдык. Җанлы аралашып, уйнап - көлеп күңелле генә барган чара бер сулышта узып та китте. Сораулар да шактый катлаулы иде. Яшьлек, матурлык, дәрт-дәрман ташып торганда ерып чыга алмаслык киртәләр була ди мени?! Бер-берсен узыша-узыша ярышты катнашучылар. Уенның җиңүчесе итеп Александр Межевой билгеләнде.
Яшүсмерләребезнең чираттагы ял көне шушындый бәйрәм рухында, күңелле дискотека белән тәмамланды. Бәйрәм киче аларның күңеленә хуш килгәндер, дип ышанып каласы килә.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
фото от автора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей