3 көнлек эш атнасы көтә: чираттагы озын яллар кайчан булачак?
10 көнгә сузылган Яңа ел каникулларыннан соң тагын күңелле яңалык көтә: 2019 елның беренче эш атнасында өч кенә көн эшләячәкбез! Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче эш көне - 9 гыйнвар, чәршәмбегә туры килә. Шулай итеп, атнага 5 көн эшләүчеләрне 3 кенә көнлек эш атнасы көтә.
Озын ялларның читраттагысы 8 мартта гына булачак. Россия халкы 8, 9 һәм 10 мартта ял итәчәк. Ә менә Ватанны саклаучылар көнендә ге ял (быел шимбәгә туры килә) 10 майга күчерелә.
фото архв
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Добавляйте наш сайт в "Избранные", чтобы всегда быть в курсе свежих новостей