25 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстанда кош гриппы йоктырган барлык тавыкларны якканнар
Татарстанда кош гриппы аркасында биш районда карантин игълан ителгән. Бу хакта тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/07/25/168504/
-
Хәния Фәрхинең олы кызы Алия: «Үземә андый язмыш теләми идем...»
«Әни мине кечкенәдән үзе белән гастрольләргә дә йөртте. Бәләкәй вакытта мине картыйда (без дәү әнине шулай дип йөртәбез) калдыра торган иде. Минем исә әнидән бер дә каласы килми, елыйм. Әни гастрольләргә иртә таңнан чыгып китәсе булса: «Киткәндә мине уят», – дим.
-
Россия тагын бер бәйрәм көнгә «баеды»
19 апрельдә россиялеләр тагын бер бәйрәмне билгеләп үтә башлаячаклар.
-
Пешсәгез, сабын сөртегез
Пешсәгез, пешкән урынга тиз генә сабын сөртергә онытмагыз.
-
Тәмле «бәрәңге-гармун» пешерү ЫСУЛЫ
Моның өчен бәрәңге, тоз, борыч, сыр, казылык, фольга кирәк.
-
Яран чәчәк атсын өчен йод кирәк
Яран гөле матур булып чәчәк атсын өчен, бер литр суга бер тамчы йод салырга кирәк. Эремәне гөлнең төбенә түгел, чүлмәк кырыена сибегез.
-
Балыкбистәлеләр, 24 июль - 31 июльгә йолдызнамә
Кемгә зур мөмкинлекләр ачыла, кемгә сабыр булу кирәк – йолдызлар фаразына колак салыгыз.
-
Ташкабактан салат (рецепт)
Бакчаларда яшелчәләр өлгергән чор. Сезнең игътибарыгызга яшь, орлыкланмаган ташкабак, кишер һәм кыярдан тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез
-
Грециядә ял итүчеләр ут эчендә
Афина ут боҗрасында: кешеләр пляжга кача, кешеләр һәлак, йортлар, машиналар янып беткән - видео
-
Аномаль эсселектән 77 кеше вафат булган
Хастаханәләргә 30 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
-
Китмә, әни (Хикәя)
«Әни, әнием, җаным, китмә!», - дип кычкырып урам буйлап елап барган Галиянең тавышына барлык авыл халкы диярлек урамга йөгереп чыкты.
-
"Ефәк юлы -2018"нең дүртенче этабында Андрей Каргинов экипажы алга чыкты
"КАМАЗ-Мастер"ның алты командасының дүртесе, техник каршылыкларга очрап, шактый вакытын югалтты.
-
Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылы егетләре бүген үзгә мәйдан тота
Яңа Арыш пәһлеваны, 23 тапкыр авыл Сабантуйларының баш батыры, районның абсолют батыры, 7 тапкыр район Сабантуе флагын күтәрүче Юныс Мөхәммәтрәхимов бүген башка мәйданда, азык муллыгы өчен көрәшә. Янәшәсендә ике энекәше–Рамил белән Фәнис. Өч тракторда кайткан яшел массаны чиратлашып таптатып торалар алар. Бүгенге көндә хуҗалыкта 6 мең тоннадан артык сенаж салынды. Монда, сүз дә юк, бертуган Мөхәммәтрәхимовларның хезмәт өлеше гаять тә зур.
-
Балык Бистәсе районында үрнәк гаиләләр күп. Әлфия һәм Юныс Гыйльмехановлар шуларның берсе
Беренче нәүбәттән үк аларның йорт каршыларындагы ике аккош, ишек алларындагы парлы чәчәкләр, болдырларындагы парлы гөлләр тормышларының парлылыкта баруына ишәрәли сыман.Әлфия һәм Юныс Гыйльмехановларның тормыш рәвеше чынлыкта да бер-берләрен тулыландырып, бер сулышта яшәүдә кебек тоелды миңа. Бергәләп әлеге гаиләнең гомер йомгагын сүтәбез.
-
Балык Бистәсендә яшәүче Шаһиевлар гаиләсе җәннәт бакчасында яшәгән кебек яшиләр
Социаль челтәрләрдәге яңалык, фотолар арасыннан күреп алдым әлеге гүзәл бакчаны. Капкадан керә-керешкә гөлчәчәккә күмелгән сукмаклар, янәшәдә үскән декоратив куаклар үзеннән-үзе минем шушы йортка әйдәде. Һәм менә без әлеге йортның хуҗасы Балык Бистәсеннән Миңнулла абый Шаһиев белән сөйләшеп утырабыз.