Балык Бистәсендә яшәүче Шаһиевлар гаиләсе җәннәт бакчасында яшәгән кебек яшиләр
Социаль челтәрләрдәге яңалык, фотолар арасыннан күреп алдым әлеге гүзәл бакчаны. Капкадан керә-керешкә гөлчәчәккә күмелгән сукмаклар, янәшәдә үскән декоратив куаклар үзеннән-үзе минем шушы йортка әйдәде. Һәм менә без әлеге йортның хуҗасы Балык Бистәсеннән Миңнулла абый Шаһиев белән сөйләшеп утырабыз.
–Берничә ел элек шушы өйгә күчендек. Бакчаны шул вакыттан карый башладым. Башта җирне эшкәрттем, йомшарттым. Газон чәчтем, декоратив куаклар, туя агачы алып кайтып утырттым. Чәчәкләрнең бер еллыгын түгел, күпьеллыгын яратам, анысының мәшәкате азрак,–дип, уены-чыны белән бергә, бакчасы белән таныштыра хуҗа.
Чыннан да, монда һәрбер чәчәккә, һәр агачка Миңнулла абыйның күңел җылысы салынгандыр. Югыйсә шулкадәр матур булып, тирә-юньгә гүзәллек өстәп үсмәс иде алар. Нинди төре генә юк биредә үсемлекләрнең: ишегалдына аяк басуга иң әүвәл үрмәле розалар каршы ала. Янәшәсендәге бәрхет чәчәкләр, арырак ак төстәге гортензия, алсу, шәмәхә петунияләр, сары, кызгылт лилияләр–барысы да шау чәчәктә. Сары вербейник, кызыл сальвия, зәңгәр, шәмәхә, сары төстәге миләүшәләр–безне дә күрми калма дигәндәй, кояшка үрелгәннәр.
–Язын өй каршында лаләләр калкып чыга. Ул вакытта алардан да матур чәчәкләр юк инде. Һәрнәрсәнең үзвакыты дигәндәй, акрынлап алары сула, башкалары бөреләнә. Адәм балаларыныкы кебек чәчәкләрнең дә үз гомере, тормышы,–ди Миңнулла абый.
Әйе, башкалар сокланырлык итеп яшәү өчен тырышлык, омтылыш та кирәк шул. Чәчтем дә, утырттым гына түгел. Җир тәрбияләгәнне яратса, үсемлекләр дә игътибарны көтә. Барысына вакыт җиткерсәң генә күз явын алырлык гүзәллек туа.
–Элек бу матурлыкны авылда–ромашка, күкчәчәкләр белән тулы кырларда гына күрә идек. Сокланып утырырга вакыт та булмады ул чакта. 15 яшемнән хезмәт башланды. Күгәрчен кирпеч заводында, соңрак колхозда эшләдем,–ди ул.
Котлы Бөкәш “Сельхозхимия” оешмасының торф отрядында “Т-40” тракторы белән кырларны ашлауда, аннан район үзәгенә күченеп килгәч ПМК-7 оешмасында 20 елдан артык тракторда, скреперда эшләү, бригада белән җитәкчелек итеп дистәләрчә плотиналар төзү–барысына да тырыш хезмәт белән ирешелгән. Күп Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, истәлекле бүләкләргә ия булган. ПМК-7 таркалгач, газчылыкта, балыкчылыкта эшләп янәдән үзен таныткан.
Ир-ат үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга тиеш дисәләр, болары да куаныч булып җиргә калыккан.
–Монысы үзем төзегән алтынчы йорт. Яшь, егәрле чагымда яңадан-яңаны төзисе, яңартасы килде. Кая барсам да йортларга игътибар итә идем, газета-журналлардан яңа проектларны күреп кызыктым. Төзегәннәремнең барысы да күңелгә ятышлы булды.Шулай да бүгенгесе барысыннан да җайлы, яхшы чыкты,–ди ул.
Чыннан да өйгә бәһа җитмәслек: матур итеп төзелгән, зәвык белән җиһазландырылган. Бакча читендә нараттан мунча, 3,70х2 метр зурлыгында бассейн, янәшәдә ял итәр өчен таган, балаларга уйнарга комлыклар, бакча күрке булган җил тегермәне, кое–барысы да әкияттәгечә.
–Элек, кешечә тормыш итим, дип эштән бушалмады. Хәзер менә лаеклы ялда булгач рәхәтләнеп бакчада йөрим. Чәчәкләрне, үләннәрне сугарам, куакларны тигезләп кисәм. Кирәгенчә бәрәңгесен, яшелчәсен утыртабыз. Хатыным Равия белән безгә үзебез үстергәне җитә. Кызыбыз Гөлчәчәкнең үз гаиләсе. Тормышы җитеш, әйбәт, –ди Миңнулла абый.
Сөйләгәннәрен күңелемә терким, ә үзем янәшәдәге чәчәкләр патшалыгы булган розалардан, горур лилияләрдән күзем алмыйм. Гүя алар да: “Җанга ял, күңелгә ләззәт бирерлек матурлыкны адәм баласы үзе тудыра. Шул чагында гына без сокланырлык булабыз”,–дияләр кебек.
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia