Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балык Бистәсе районында үрнәк гаиләләр күп. Әлфия һәм Юныс Гыйльмехановлар шуларның берсе

Беренче нәүбәттән үк аларның йорт каршыларындагы ике аккош, ишек алларындагы парлы чәчәкләр, болдырларындагы парлы гөлләр тормышларының парлылыкта баруына ишәрәли сыман.Әлфия һәм Юныс Гыйльмехановларның тормыш рәвеше чынлыкта да бер-берләрен тулыландырып, бер сулышта яшәүдә кебек тоелды миңа. Бергәләп әлеге гаиләнең гомер йомгагын сүтәбез.

Төеннең очын югалтмыйча гына еллар үткән юлларны барлый. Әнә, мәктәп еллары: бер класс, аралашулар, аттестат алган көннәр, саубуллашулар,кабат очрашулар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ун ел тулган вакытларда шундый классташлар очрашуының берсендә  Юныс кыяр-кыймас кына Әлфиягә тәкъдим ясый. Ә ул тәкъдимнең шаһитлары булган, яшьтәшләре,”кияү егетләре” Әлфияне төнге үникедә Юныслар өенә кайтарып куярга җөръәт итәләр. Юк, юк, Әлфияме соң болай кияүгә чыгарга. Ул бик тәрбияле гаиләдә үскән. Танылган, авылның авторитеты булган колхоз рәисе Сәлимҗан Зарипов кызы. Юнысны инде шактый еллар белсә дә, әти-әни рөхсәтен алмыйча мөмкинме соң? Ул бу йорттан матурлыкта гына саубуллашып өйләренә кайтып китә. Тик ике сәгатьтән йокымсырап яткан килештән ишек шакыган тавышка сискәнеп уяна. Юнысның әти-әнисе кыз кулы сорарга менеп җиткәннәр икән.Озак көттерми генә никах йоласы, туйлар гөрләп уза. Ике балалары туа.Инде өйләнешкәннәренә дә чирек гасыр гомер узып киткән. Әй,бу гомер дигәннәрең?! Диплом алып районыбызның  Чирмешән авылына директор-укытучы булып кайтып төшкәннәре, беренче чирканчык алулары әле кичә генә кебек Әлфиянең хәтерендә яңаралар. Инде менә Яңа Арыш авылы мәктәбендә 33 ел башлангыч классларга белем бирә,Юнысның да умартачылык стажы шуның кадәрле чакрымнарда үлчәнә. Икесе дә хезмәтләре белән дан-шөһрәт, авылдашларының, хезмәттәшләренең абруен казанган кешеләр. Күптән түгел генә республикакүләм тантаналарның берсендә Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов Әлфиягә министрлыкның Почет Грамотасын тапшырды. Моңа чаклы да мәгариф системасында яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә керткән зур өлеше, куйган күпьеллык хезмәтләре өчен шактый дәрәҗәле бүләкләргә ия булган ул.

 -Хезмәт юлым заяга узмады.Үземне бик тә бәхетле язмышлы кеше саныйм. Шөкер, гаиләм тигез, имин. Хөрмәтле җәмәгать, әни, килен булуыма сөенеп яшим. Юныс тормыш корып җибәргәннән бирле ышанычлы канатым, төпле терәгем, ярты сүздән аңлаучым булды.Әгәр өеңдә сине аңлаучы булмый икән, эшеңдә гамь буламыни ул. 33 елда белем биргән укучыларым бер генә бәйрәмне дә игътибарларыннан калдырмыйлар. Укытучы кешегә бу зур сөенеч түгелмени?! - ди Әлфия.

Берүк эшли генә күрегез. Быел сезнең карамакка бик тә шук балабызны тапшырабыз. Үзем дә сезнең кулдан узган укучымын. Сезнең алда бар авыл халкы баш ия. Бер-ике баланы өйдә йөгәнләп тору да шулкадәр кыен мәсьәлә.Ә сез шуларны белем сукмагыннан җитәкләп китүче бит.  Сезнең класстагы укучылар белемнәре, тапкырлыклары белән аерылып торалар, - дип сүзгә кушылды авыл китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Аның әйтүенчә, Әлфия классындагы укучылар китапханәгә һәр көнне йөрүчеләр, барлык чараларда диярлек катнашучылар икән. Хәер, Әлфия үзе дә мәктәп елларында китапханәдәге бер генә китапны укымыйча калдырмаган. Кулы белмәгән эше юк Әлфиянең. Ни белән генә шөгыльләнми ул. Аз гына буш вакыты булдымы, җептән әкияти чәчәкләр, бизәкле корылмалар, образлы мендәрчекләр тудыра. Алар  өйнең кайсы почмагын гына бизәми: залда, кухняда,  балалар бүлмәләрендә дә үз урыннарын тапканнар. Таныш-белешләргә, туган-тумачаларга да өлеш чыга икән. Бу яктан әниләреннән күчкәндер инде, уллары Әлфир картиналар ясау белән мавыга булып чыкты. Аның да квиллинг ысулында ясалган бизәкләре белән  өйнең һәр почмагында диярлек хозурланырга була. “Горур тигр”,  ”Чаптарым”, ”Балачак сагындыра”кебек профессиональ дәрәҗәдәге картиналары арасында “Әниемә бүләгем” дигән иң кадерлеседер мөгаен. Әлфир аны әнисенең юбилее уңаеннан иҗат иткән булган.

Әлфия без килгән көнне кайнатмалар кайнатып, гөмбәләр тозлап йөри иде. Гөмбәче ролен Юныс үтәсә, эшкәртү кебек җаваплы йөк Әлфия җилкәсенә төшә икән. Ә себерке бәйләүгә килгәндә Юныска тиңләшүчене күрмиләр йортта. ”Юныс себеркене умарталыкта ук әзерләп, бәйләп төшә. Дару үләннәрен дә ул җыя”,ди Әлфия.

   Юныс үзе дә бик булганнардан шул. Берүзе 80 баштан артык җәмгыять умартасын карый ул. Дөрес, ялга кайткан вакытларында кызы Юзилә аның беренче ярдәмчесе. Бер умартадан 25-30 ар килограмм бал алган еллары да кабатлангалап торган. Тырыш, нәтиҗәле хезмәтен авыл, район Сабантуйларында да билгеләп үткәннәр, мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләгәннәр үзен.

  -Тырыш,булдыра торган егет, эшен яратып башкара. Бүгенге көндә әллә ни зур ярдәм күрсәтә алмасак та, умарталыкны саклый, продукция бирә, - ди “Азык-төлек корпорациясе” җитәкчесе Рәис Гафуров аның турында.

Шәхси хуҗалыкларында йөкләре уртак аларның,бергәләп җигелеп тарталар. “Минеке-синеке”нә бүленмәгән эшләр. Абзар тулы мал-туар:ике сыер, ике үгез, бозаулар, ат  тоталар, тавык-чебешләре дә берничә дистәләгән. Кем өлгерә шул тәрбия кыла башлый-суын эчерә, фураж-печәнен бирә, асларын чистарта. Йорт тирәсе эшләрендә дә балаларын ышанычлы ярдәмчеләре күрәләр алар. Ә алар әти-әниләренә еш кайтып йөриләр.

Күптән түгел генә Гыйльмехановлар үзләренең көмеш туйларын билгеләп үттеләр.Әлеге дә баягы Әлфир белән Юзилә аларны тәбрикләргә махсус кайтканнар. Берсенең кулында парлы гөлләр булса, икенчесе исә “Пар аккошлар” картинасы бүләк иткән. Аккошлар ялгыз яши алмыйлар диләр. Бу ике парны да бәхетле, аерылмас пар аккошлар сыман тойган мәлдә юлга кузгалдым әлеге йорттан. Берүк гомерләре озын,уртак бәхетләре гомерле булса иде аларның.

 

Вазыйх Фатыйхов. Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса