17 май 2016 яңалыклары
-
Пай җирләре дөрес бәяләнәме?
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу елдан башлап авыл халкыннан вакытлыча файдалануга алган пай җирләре өчен түләүне һәр гектарына 700 сумнан киметмәү бурычын куйды.
-
Бала гомерен өзмәсен фаҗигаләр
16 майдан республикабызда «Игътибар: балалар!» профилактик акциясе башланды.
-
Россия Почтасы кемгә ташлама бирә?
Россия Почтасы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, ветераннарга, I һәм II группа инвалидларга 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу һәм тарату буенча хезмәт күрсәтү бәяләреннән 20 процент ташлама бирә. Бу мөмкинлектән файдалану өчен тиешле таныклыкны күрсәтергә кирәк. Фотосы: interfax.by
-
“Закиров” крестьян фермерлык хуҗалыгында хезмәт куючы Рәистән үрнәк алып
"Закиров" крестьян фермерлык хуҗалыгында хезмәт куючы, механизатор хезмәтенә үзенең 30 ел гомерен багышлаган, тәҗрибәле игенче Рәис Мингалиевкә соңгы елларда язгы кыр эшләре кампаниясендә чәчүне ышанып тапшыралар. Ул яңа чәчү комплексы белән икенче ел эшли һәм әйтергә кирәк, аның нечкәлекләренә яхшы төшенгән.
-
Балык Бистәсендә явым-төшем көтелми: җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.