15 декабрь 2017 яңалыклары
-
Син киттең ашыгып ,син киттең хушлашмый......
Тәүлекнең һәр сәгатендә искә төшеп үзәкне өзә торган хәсрәт-балаңны соңгы юлга озату икән. Һич уйламаганда гаиләбезгә әнә шул кайгы килде. Кызыбыз Әнисә Хиҗапованың 50 яшен дә тутыра алмый фани дөньядан китүе барыбыз өчен дә көтелмәгән хәл булды. Йомшак күңелле, миһербанлы, берәүне дә кырын карашы, авыр сүзе белән рәнҗетергә базмаган кызыбыз...
-
Балык Бистәсе балаларына яңа ел пакетлары тарата башланачак
Быел район бюджетыннан 1710 балага яңа ел пакетлары таратылачак.
-
Балык Бистәсенең үзәк китапханәсендә гимназия укучылары нинди фестивальдә катнашты
Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә гимназия укучылары катнашында "Шагыйрьләр данлаган туган ягым" дип исемләнгән шигърият фестивале булып узды. Ул туган ягыбыз турындагы әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Очрашуга жирле шагыйрәләр Рәсимә Гарифуллина, Гөлнур Архипова, "Иҗат чишмәсе" поэзия клубы әгъзалары чакырылган иде. Укучылар шигърият дөньясына сәяхәт кылдылар. Зур кызыксыну, игътибар белән...
-
Балык Бистәсенең талант ияләрен Бөтенрәсәй конкурсына чакыралар
Районыбызның талант ияләрен Бөтенрәсәй конкурсына чакыралар.
-
Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында яши тату бер гаилә
Һәр авылның йөзек кашына тиңләрдәй асыл затлары була. Күгәрчен авылыннан Тәфкил-Диләрә Мөхәммәтҗановлар гаиләсе әнә шундыйлардан. Дистәләрчә еллар халык сәламәтлеге сагында хезмәт куючы шәфкать туташы Диләрә, кулларында ут уйнаткан, бик күп һөнәр остасы Тәфкил һәм аларның тулы матур гаиләсе хакында газетабызның киләсе санында укып таныша алырсыз. Сөю-сәгадәтле гомер түрендә әниләр булу...
-
Балык Бистәсе кызы Регина Шмелева татар җырларын менә дигән башкара
Язмамның герое Регина Шмелева чын рус кызы икәнлеген белгәч, шаккатып, тел шартлатып куймый чарам калмады. "Каян килгән бу орчык кадәр генә кызга шулкадәр моң, шулкадәр сәләт?", "Рус кызы ни өчен нәкъ тә менә татар халык җырларына өстенлек биргән?" кебек сораулар өермәсендә калдым. Әлеге сорауларыма җавапны мин район мәдәният каршында эшләп...
-
Татарстанда янгын сүндерүчеләр алты метрлы чокырга төшкән ферма эшчесен коткарган
Лаеш районының Тангачи авылында терлекчелек фермасында эшләүче 52 яшьлек ир-ат алты метрлы чокырга төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. Лаеш районы янгын часте хезмәткәрләре урынга килеп, ир-атка чокырдан чыгарга ярдәм итә һәм табибларга тапшыра. http://matbugat.ru/news/?id=20896
-
"Үләр алдыннан ике күзеннән ике яше генә тәгәрәп төште нарасыемның"
Бәби исе. Ишектән керә-керешкә борынга килеп бәрелгән, күпме татысаң да туеп булмый торган әлеге җәннәт исе бусаганы бисмилла белән атлата, каршыга чыккан «сүски хуҗасына» тутырып караганчы, «сөбханалла» сүзләрен әйттерә. Данирны кысып кочаклаган Лениза апаны күрүгә, күңел: «Аллага мең шөкер, мең рәхмәт», - сүзләрен кабатлый. Шулкадәр сынаулар, газаплар, кайгылар күргән әлеге...
-
Болгарда ятим балаларга яңа төзелгән йорттан фатир ачкычлары тапшырылды
Яңа йорт Пионерлар урамында урнашкан.
-
Тәмле казылык әзерләү рецепты
Казылык ясау өчен яңа суйган симез сыер яисә ат итенең корсак өлешен һәм сөяксез җирен алалар (яңа суйган терлек итенә тоз һәм борыч яхшырак сеңә).
-
ИРКӘ: “ТАБИБЛАР СӘХНӘГӘ ЧЫКМАСКА КУШТЫ”
Танылган скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова икенче тапкыр әни булырга җыена. Аның белән күптән түгел Илсөя Бәдретдинова концертында күрешкән идек, аннан соң тагын бер концертта юлларыбыз кисеште. Иркә белән шәхси тормышы һәм иҗаты турында сөйләшеп алдык. - Иркә, нарасый кайчан туарга тиеш? Кем икәне билгелеме әле? - Гади генә УЗИга барган идем,...
-
Элвин Грейга нәрсә булган?
Elvin Grey сүзендә торды: ике милли башкалада стадионнар тутырып концерт куйды. Мондый зур масштаблы концерт куерга милли эстрадада эле берсенең дә кыюлыгы җитмәгән иде.
-
Башкортстанда яшәүче ханым урланган баласын ике елдан соң елавы буенча танып тапкан
Башкортстанда яшәүче ханым үзенең 5 яшьлек улын соңгы тапкыр, моннан ике ел элек - 2015 елның декабрь аенда күрә. Нәкъ шул вакытта, элеккеге ире баланы урлап китә. Күпме генә тырышса да, ул улының кайдалыгын ачыклый алмый. Аерылышканнан соң, суд карары буенча бала әнисе карамагында кала. Лиана бала белән күрешү өчен...
-
Икенче хатын: «Ирләр бөтен кешегә дә җитми, бүлешә белергә кирәк»[булган хәл]
"Ул - Доронин, мин Наоми Кэмпбелл түгел түгелен, - ди Сөмбел, бармак арасында нәзек тәмәке таякчыгын әйләндереп, - әмма миндә - матурлык, анда исә акча бар." Аның турында газета битенә язарга теләк белдергәч, шактый озак киреләнгән Сөмбел, ниһаять, үз исемен үзгәртү шарты белән, язмышы турында сөйләргә ризалашты: «Менә шулай килеп...
-
“Яраткан кызымны үземә карату өчен, ахыргача көрәштем”
2015 елда Омск өлкәсенең Светлый бистәсендәге казарма ишелеп, әлеге фаҗигадә ике аягын югалткан егет - Рөстәм Нәбиев турында җәй аенда газетабызда язып чыккан идек инде. Рөстәм "Инстаграм"ында үткәне, бүгенге тормышы, уңышлары турында язып, яшьләрне илһамландыра, яңа үрләргә канатландырып тора. Күптән түгел ул тормышындагы иң зур мәхәббәт тарихын язып та күпләрне...