14 сентябрь 2017 яңалыклары
-
"Нигә минем кызымны әтисез калдырдыгыз?"
Яшел болынны иңләп юырткан тай артыннан кечкенә бер кызчык йөгерә. Үлән арасында абынып егыла да сикереп торып тагын чаба. "Исән генә була күр, кызым! - дип пышылдый әнисе. Аннан соң: - Бөтен өметем, шатлыгым бит син", - дип өстәп куя. Земфира, кызчыкның әнисе, бәләкәй чакта үзе дә шундый шук иде....
-
Гөлҗимеш чәе кан басымын көйли, матдәләр алмашын яхшырта
Гөлҗимеш чәе С витаминына бай, шуңа да ул авитаминоздан файдалы, кан басымын көйли, йөрәккә уңай тәэсир итә, матдәләр алмашын яхшырта. Гөлҗимештә органик кислоталар, витаминнар, кальций, марганец, каротин һәм дуплау матдәләре бар. Гөлҗимеш чәен ашарга ярты сәгать кала эчү файдалы санала. Тәмле чәй кайнату рецепты: бер уч гөлҗимеш һәм 3 см...
-
Яңа уку елында татар теленнән уздырылачак олимпиадалар исемлеге билгеле булды
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика олимпиада үзәге 2017/2018 уку елында укучылар өчен олимпиада һәм бәйгеләр үткәрү планын раслады.
-
Балыкбистәлеләр, Казанда театр блогерлары мәктәбе ачыла
8 октябрьдә Казанда "Театр блогерлары мәктәбе" ачыла. Әлеге пилот проектның максаты - төбәкләрдә яшәүче тамашачыларга замана театрының күптөрлелеген аңларга ярдәм итү һәм шулай ук театраль рецензия-бәяләмәләр язарга өйрәтү. Проектның идеологик һәм гамәли мәсьәләләрен "Театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе" һәм Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге, оештыру эшләрен - продюсер Евгения Шерменева үз өстенә...
-
Әти-әнисенең күзләре күрә, ә менә тугыз баланың бишесе тумыштан сукыр туа
Үзәк базарга барганда юл кырыенда гармун тартып утырган ир-атка игътибар итмәгән кеше сирәктер. Кайберәүләр аның янында туктап акча биреп китә. Кем ул, нишләп шулай урамга чыккан, нәрсә мәҗбүр иткән - бу сорауларга күптәннән җавап ишетәсе килеп йөри иде. Ниһаять, форсат килеп чыкты. Күбебез тормыштан зарланырга, теге яки бу җитми, хөкүмәт...
-
Җәйге Олимпия уеннары Парижда һәм Лос-Анджелеста узачак
(Казан, 14 сентябрь. "Татар-информ"). 2024 елгы Җәйге уеннар Парижда үткәрелә. 2028 елгы Җәйге Олимпия уеннары Лос-Анджелеста узачак. Әлеге шәһәрләр бу дөньякүләм чараны кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде. Бу хакта Халыкара олимпия комитетына сылтама белән (МОК) РБК хәбәр итә. Париж да, Лос-Анджелес та 2024 һәм 2028 елларда Җәйге Олимпия уеннарын кабул...
-
Укучыларның яңа уку елында каникуллары кайчан була
Школьные каникулы - это веселая и долгожданного пора для любого ученика. Не секрет, что дети разного возраста подсчитывают дни до начала каникул. Однако знать точные даты каникул важно не только для детей, но и для их родителей. Ведь многие из них стараются в это время занять ребенка, отправить в интересную...
-
Минималь хезмәт хакын яшәү минимумына җиткерү өчен, 60 миллиард сум акча таләп ителә
Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә тәкъдим итә. (Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе 2018 елның 1 гыйнвареннән минималь хезмәт хакы күләмен яшәү минимумы белән тигезләргә тәкъдим итә. Аның өчен бары 60 миллиард сум акча кирәк, дип җиткерә...
-
Җылы ҺАВА ТОРЫШЫ күпме торачагы билгеле булды
Республикада киләсе сишәмбегә кадәр җылы булырга мөмкин. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев әнә шулай дип фаразлый. Аның фикеренчә, бүгенге җылы көннәрне "әбиләр чуагы" дип шартлы рәвештә генә атарга мөмкин. Чыны исә сентябрьнең соңгы ун көнендә булырга мөмкин. Казанда кичә көндез һава температурасы 23 градуска кадәр...
-
Бармакларга массаж ясау: кайсы бармак кайсы органны дәвалый?
Башта бер минут тирәсе кулларыгызны сабынлап юган кебек уыгыз. Шулай кулыгызның температурасын күтәреп, аны җылытырсыз. Шуннан буыннарны «уятып» җибәрү өчен бармакларны тиз генә йодрыкка төйнәгез һәм әкрен генә ачыгыз. Аннан бармакларны көч белән, әкрен генә җыйнап, кинәт кенә турайтыгыз. Шушы 2 күнегүне дә 10 ар минут ясарга кирәк. Боларны эшләгәннән...
-
«Ана рәнҗеше төшеп, дөм сукыр булса да, эчүдән, кунакка «дуслар» чакырудан туктамаган ул»
Йомышым төшеп, кайчандыр гаиләбез белән яшәгән төньяк шәһәрләрнең берсенә сәфәр чыктым. Вагонга кереп урнашкач, тирә-ягыма күз салдым. Барасы юл ерак, юлдашларым кемнәр икән дим. Төрле яшьтәге, төрле милләт кешеләре икән… //Татарстан яшьләре//
-
Чын фәрештә булдыңмы әллә? (МОГҖИЗА)
Гаҗәп һәм сәер хәлләр безнең тормышта әледән-әле кабатланып тора. Әмма күпчелек очракларда без аларга әһәмият бирмибез. Менә шундыйларның берсе. Бу хәл мин Ростов өлкәсе Волгодонск шәһәрендә яшәгәндә булды. Ул көнне мин Ростовка барырга, аннан самолет белән Мәскәүгә очарга тиеш идем. Билет алып, автобус бусагасына баскач, арттан бер кеше җиңемнән тартты....
-
Сары чәчкәләр салды сары сагышка (БУЛГАН ХӘЛ)
2008 елның яз башы. Нәнәем белән дәваханәдә ятабыз (әниемнең әнисенә "нәнәй" дип үстек). Шикәр чиренең аяусызлыгы 76 яшьлек газиз кешебезне бер аяксыз калдырды, икенче аягында да гангрена башлану сәбәпле, операциягә әзерлиләр иде. Янында караучы булып төнгелеккә калдым. Кара янган аягын йомшак кына сыпырып, нәнәем өйрәткән догаларымны укып утырам. Ап-ак йөзле,...
-
Татарстанда 14 яшьлек баланы акча урларга мәҗбүр иткәннәр
Кечкенә балаларның бер-берсенә карата рәхимсез һәм дорфа булулары киләчәкне әллә нинди куркыныч уйлар белән калтырап көтәргә мәҗбүр итә. Август ахырында Минзәлә шәһәрендә ике мәктәп укучысы арасында ызгыш килеп чыга. 14 яшьлек малай акча сорап, иптәшенә ташлана. Аптырап калган бала акчасы булмавын аңлатуга карамастан, иптәше аны кыйнавын дәвам итә һәм ата-анасыннан...
-
Россиялеләргә бәхетле булу өчен аена бары тик...
Россиялеләрнең байлык һәм фәкыйрьлек чиген ачыклавы илнең икътисади вазгыятенә бәйле. (Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Россиялеләргә бәхетле булу өчен аена 184 мең сум акча кирәк. Байлык һәм фәкыйрьлек турында илнең икътисади актив 2500 вәкиле фикерен Superjob тикшеренү үзәге өйрәнгән. Быел Россия гражданнарының матди бәхет чиге 2015 елның октябренә караганда 5 процентка...