14 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Балык Бистәсе хуҗалыкларына яңа техникалар кайтарылды
Бу ел башыннан районыбыз хуҗалыклары һәм фермерлар 170 миллион сумлык техника һәм агрегатлар сатып алдылар. Әлеге сан узган ел белән чагыштырганда 72 миллион сумга артык. Ел башыннан техника парклары 6 яңа трактор, 3 комбайн исәбенә яңартылган. Моннан тыш шактый гына хуҗалыклар кирәкле җир эшкәртү һәм чәчү агрегатлары белән тулыланган. Автор...
-
Балык Бистәсе хуҗалыкларының савым сыерлары фермаларга кайтарылды
Хуҗалыкларыбызның 1400 баш савым сыеры тулысынча җәйге лагерьлардан фермаларга кайтарылды. Быел терлекләр торагының барысына да агымдагы ремонт эшләре үткәрелгән. Ә менә 5 хуҗалык 6 торакка субсидияле капиталь ремонт ясыйлар. Ул инде тәмамлану алдында тора. фотоSlovon.ru Автор Идрис Аметов.
-
Балык Бистәсе хуҗалыкларында 140 мең тонна икмәк келәтләргә урнаштырылды
Кайбер хуҗалыкларыбыз бу көннәрдә соңгы гектарларда урып-җыю эшләре алып баралар. Елның уңышлы килүе, гадәттә, икмәкнең күп булуыннан күренә. Быел 140 мең тоннадан артык икмәк хуҗалык амбарларына кайтарылып урнаштырылды инде. Ул-узган елның тулаем уңышыннан 16 мең тоннага артыгырак. Әле тагын 4 мең гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарыласы бар. фотоHlebomoli.ru Автор Идрис...