12 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова: “Сәхнәдән кыйнап төшерсеннәр, барыбер Илфакның җырларын җырлаячакмын”
Күпләр, Илфак Шиһапов үлгәч, бөтен җырлары Илсөягә калыр дип уйлады. Ләкин, кызганычка каршы диикме, алай түгел. "Сәхнәдән кыйнап төшерсеннәр, башымны киссеннәр - барыбер Илфак җырларын җырлаячакмын, - дигән Илсөя Акчарлакка. - Аларга минем дә өлешем кергән: иртәнге 5кә кадәр яза идек. Быелгы концертымда Илфакның үләр алдыннан язган, ләкин язылып бетмәгән...
-
Балык Бистәсе районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе кисәтә
Балык Бистәсе районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе 12-14 сентябрь көннәрендә район территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән "Тоннель» профилактик чарасы уздыралачагы турында хәбәр итә.
-
Балык Бистәсендә яшәүче Җамалиевлар гаиләсендә виноградлар быел нык уңган
Быелгы җәй хикмәтле килде. Әүвәл салкын яңгырлары белән күңелгә шом йөгертсә дә, соңрак җылылары белән кинәндерде. Иген уңармы, яшелчә, җиләк-җимеш булырмы, дип шөбһәләнгән авыл халкы көзен уңышны мул җыйды. -Виноградның берничә сортын үстерәбез. Бүгенгесе көнне тәлгәшләре сыгылып тора. Каен җиләгенең кызыл һәм ак сортлары әле дә бакчада пешеп утыра. Карбыз-кавыннар...
-
Балык Бистәсенең Биектау “Кояшкай” балалар бакчасы якты нур сибә
Биектау "Кояшкай" балалар бакчасы коллективының элек-электән үзенә тарту көче бар. Бирегә нәниләр бик теләп йөри. Бәйрәм даталарына матур итеп күңел ачу программасы әзерләнсә, дәресләр исә үзенчәлекле, мавыктыргыч уеннар белән бәйләп алып барыла. Тәрбиячеләр барысы да тәҗрибәле. Быел 4 бала чыгарылыштан мәктәпкә китсә, яңа уку елында коллективка 8 бала кабул ителгән....
-
Балык Бистәсенең " Зюзино" хуҗалыгын күпләргә үрнәк итеп күрсәтеп була
Игенчелек өлкәсендәге күләмле хезмәтләре өчен "Зюзино" хуҗалыгын бүген күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә мөмкин.
-
Кар яуган [+ФОТОЛАР]
Башкортстанда бүген кар яуган. Белорецк якларында трассада күз күреме начар булган, юеш кар юлларда куркыныч тудырган. Шулай ук кар агачларга сырган, үләннәрне каплаган. Синоптиклар моны циклон дип бәяләгән. Иртәгәдән исә һава температурасы 20-25 градус җылы булыр дип фаразлана. фото интернет чыганаклардан алынды. http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/13503-kүrshelәrdә-kar-yaugan-%20fotolar.html
-
РИНАТ РӘХМӘТУЛЛИН: ӘНИ ҮЛГӘЧ, АВЫЛНЫҢ ЯМЕ КИТТЕ
Татар эстрадасы җырчысы Ринат Рәхмәтуллин әнисен югалтты. 6 сентябрьдә Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурия апаның китүенә бер ай булды. Ул инфаркт булып, 79 яшендә мәңгегә күзләрен йомды. Ринат ул кайгылы көн турында intertat.tatar хәбәрчесенә сөйләп, кабат күңелендә яңартты. - 5е көнне Пенза идем, кичке сәгать 10да әнигә шалтыраттым....
-
Цитрус кабыгын ташларга ашыкмагыз (файдалы киңәшләр)
- Төрле цитрус кабыкларын бер савытка салып, кием шкафына яки юыну бүлмәсенә куярга мөмкин. Алар тәмле ис таратып кына калмый, көя күбәләгеннән дә саклый. - Аш пешерү бүлмәсендәге исләрне дә әфлисун, мандарин кабыгы киметә ала. Кабыкны чүп чиләге төбенә салып куярга була. - Вакланган кабыкларны туфракка черемә буларак кулланалар. Аның...
-
Бүген беренче кар яуган - ә ике көннән "әбиләр чуагы" башлана
Бүген Башкортстанда беренче кар яуган. Социаль челтәрдә Белорецк - Абзаково трассасында төшерелгән видео пәйда булды - анда беренче көзге кар явуы күренә. Алданрак Башгидромет яңгырлы кар явачагы турында хәбәр иткән иде, дип яза Татар-информ. Бүген һәм иртәгә яңгырлы салкын һава торышы сакланачак. 14 сентябрьдә Башкортстанда "әбиләр чуагы" башлануын вәгъдә итәләр....
-
Сак булыгыз: якын көннәрдә магнит давыллары күзәтелә
Якын көннәрдә төрле дәрәҗәдәге магнит давыллары күзәтелергә мөмкин.
-
"ХӘНИЯ ФӘРХИ АЛТЫ КЕШЕЛЕК, ГОМУМИ ПАЛАТАДА ЯТТЫ" - ҖЫРЧЫНЫ ЧАЛЛЫДАГЫ ТАНЫШЛАРЫ ИСКӘ АЛА
7 сентябрьдә, Казанда Татарстан һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхине 40 ын уздырдылар. "Челнинские известия" газетасы, җырчы белән якыннан таныш булган кешеләрнең Хәния Фәрхи турындагы хатирәләре белән бүлешә. "Хәния кулында гап-гади гармун да искиткеч яңгырый иде" Гөлзада РЗАЕВА, «Энергетик» мәдәният йорты директоры: "Чаллы кешесе Габделхәй Биктаһировкакияүгә чыккач, ул Казаннан Яр...
-
Россиянең иң "стресслы" шәһәрләре билгеле булды
Россиядә яшәүче 5 процент халыкның көн саен стресс кичерүе мәгълүм. (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Орлов өлкәсе Россиянең иң «стресслы» төбәкләрен әйдәп бара. Биредә җирле халыкның 35 проценты стресс кичерә. Әлеге тикшерү нәтиҗәләрен HeadHunter хезмәте китерә, дип яза "Известия". Рейтингның икенче баскычында 23 процент күрсәткече белән Санкт-Петербург тора. Биредә шәһәрнең һәр...
-
Балыкбистәлеләр, искиткеч яхшы хәбәр
13 сентябрьдә көндез +15..+20 градус җылы булачак.
-
Эшчеләр җирдән 10 – 15 ел элек җирләнгән бала мәете калдыкларын тапкан
Экспертиза калдыкларның 5-15 яшьлек ир баланыкы икәнен ачыклаган. (Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Югары Ослан районында эшчеләр җир эшләре алып барганда, бала мәете калдыкларын тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Мәет калдыклары Соболевское авылында табылган. Әлеге факт нигезендә "Үтерү" маддәсе...
-
Автосервистагы алдаулар: нәрсәләрне истә тотарга кирәк
Автомобильләргә хезмәт күрсәтү - табышлы бизнес, машиналарны сатуга караганда, дилерлар ремонтта күбрәк тә акча эшли. Шул ук вакытта, клиентны төп башына утырту һәм өстәмә керем алу теләге белән янучылар да җитәрлек. Ә моны бөтен җирдә (рәсми техник хезмәт күрсәтү станцияләреннән алып шәһәр читендәге гараж сервисларына кадәр) дә эшли алалар. РИА...