Үз эшләрен яратып башкаручы почтальоннар
Җәмгыять

Үз эшләрен яратып башкаручы почтальоннар

Көнозын пыскып яуган көзге салкын яңгыр үзәккә үтәрлек. Юк-бар йомыш белән урамга чыгармын димә.

 Ә менә хат ташучылар юлда, эштә. Алар өчен һава торышының нинди булуы мөһим түгел. 

Хат ташучыларның хезмәте белән якыннан танышу өчен район үзәгендәге почта бүлекчәсенә килдем. Хәзерге вакытта район халкына 5 участокта 6 почтальон хезмәт күрсәтә. Кызларның һәрберсе тырыш, гадел, мактауга лаек.

Балык Бистәсе районының хат ташучылары

Иртәнге сәгатьләрдән үк алар почта машинасы китергән газет-журналларны, коммуналь хезмәтләр өчен килгән квитанцияләрне адресатларга бүлү эше белән мәшгуль. Күз иярмәс куллары, җитезлекләре аларның үз эшләрендә тәҗрибәле икәнен күрсәтә.

Әнә Сәрия Гайнетдинованың бу өлкәдәге хезмәт стажы 33 ел, Алла Артеменконың 29 ел, Мәрзия Хәтимованың 21 ел булса, Наташа Хәбибуллина 13 ел, Сәвия Нәбиуллина 10 елга якын эшли икән инде. Полянка авылы халкына хезмәт күрсәтүче Фәүзия Садретдинова да елдан артык инде шушы вазыйфада. Һәр йортта аларны көтеп алалар.

Хат ташучыларга бик күп төрле вазыйфалар ышанып тапшырылган: газета-журналлар, хат-телеграммалар таратудан тыш, утка-суга, газга, торак өчен түләргә тиешле квитанцияләр... пенсия, субсидия өләшү дә алар хезмәтендә.

Пенсия бирелгән көнне өлкәннәргә газет-журналлар да яздырталар. Шул ук вакытта кыйммәтләнгән замананың моң-зарын да еш ишетергә туры килә үзләренә. 
Хезмәтеңне яратып башкарыйм дисәң, иң элек кеше күңеленә үтеп, халык белән уртак тел табарга кирәк. Бу яктан Балык Бистәсе хат ташучыларына сүз тидерерлек түгел. Ягымлылар, ачык йөзлеләр.


– Үз эшебезне яратып башкарабыз. Шулай булмаса дистәләрчә еллар бер урында эшләр идекмени?! – диделәр алар беравыздан.
Чын күңелемнән сокландым мин аларга. Хезмәтләре авыр булса да сер бирмиләр. Интернет челтәре никадәр генә тормышыбызга үтеп кермәсен, почта тартмасыннан яраткан газетаңны алып уку шатлыгын бернәрсә дә алыштыра алмаячак.

Матбугатка язылу чорында «Авыл офыклары”на әбунәчеләр саны арта икән, бу да алар хезмәтенең бер өлеше. Рәхмәтебез чиксез сезгә! Эшләрегез гел дә шулай уң барсын, хөрмәтле хат ташучылар!
 


Нет комментариев