Түбән Камада булган дрон һөҗүменнән соң 12 кешегә ярдәм күрсәтелгән
Җәмгыять

Түбән Камада булган дрон һөҗүменнән соң 12 кешегә ярдәм күрсәтелгән

Түбән Камада булган дрон һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше зыян күргән. Табиблар аларның сәламәтлек торышын даими күзәтүдә тота.

Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шәһәргә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә берничә кеше зыян күргән. Хәзер аларга медицина ярдәме күрсәтелә, табиблар сәламәтлек торышын контрольдә тота. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һөҗүм нәтиҗәләрен мөмкин кадәр тиз арада бетерү бурычын куйды. Ул зыян күргән кешеләргә кирәкле ярдәм күрсәтү мәсьәләсен дә контрольдә тота.

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев һөҗүм нәтиҗәсендә зыян күргән объектларны карап чыккан. Шәһәр хезмәтләре хәзерге вакытта вакыйга нәтиҗәләрен бетерү һәм шәһәр инфраструктурасының эшен торгызу буенча эш алып бара.


Нет комментариев