Тормыштан ямь табып яшәүче Хорошевлар гаиләсе
Җәмгыять

Тормыштан ямь табып яшәүче Хорошевлар гаиләсе

Мельничный Починоктан Екатерина һәм Евгений Хорошевларның бөтен тормышы куе, гәрәбәдәй балга уралган кебек — ул шундый ук җылы, куе, үләннәрнең хуш исе һәм бал кортлары безелдәве белән тулы.

Бал кортлары асрау алар өчен гади эш кенә түгел, ә буыннар аша сузылган гаилә җебе: бабасыннан Екатеринаның әтисенә, ә аннан соң аның үзенә дә бәйле. Бу бәйләнеш теләсә нинди сүзләргә караганда да ныграк булып чыга — һәм язмыш ул кызны умартачылык буенча һөнәри-техник училищега (СПТУ-75) укырга керергә карар кылгач, Пермь өлкәсе Бершеть авылына әйди.


Нәкъ менә шунда, дәреслекләр һәм беренче гамәли дәресләр арасында, язмыш үзенең тыйнак, әмма ышанычлы борылышын ясый — Екатерина Евгенийны очрата. Алар бергәләп практикага Чайковский районының Ваньки авылына китәләр, ә диплом яклаганнан соң аларны Суксун районының Ключи авылына җибәрәләр.

Язмыш аларны шунда кавыштыра. Озакламый гаилә Киров өлкәсе Котельнич муниципаль округының Чистополье авылына күченә, алар анда алты ел яшиләр. Шул еллар дәверендә ике кызлары: Анастасия һәм Анфиса дөньяга килә. Йорт балаларның шат авазына тула.
Евгений аучылыкта һәм умартачылыкта эшли — табигать аның стихиясе, аның сулышы иде.

Ә аннары Екатеринаның әтисе умарталыкны тапшырырга вакыт җитүен хәбәр итә. Алар Пермь өлкәсенә кайтып шунда тагын алты ел эшлиләр. Шул вакытта гаиләгә шатлык өстәп уллары Данил туа.
«Ирем умартачы, ә мин аның ярдәмчесе булып эшләдек. Аңа монда ошамый иде, аның туган ягына кайтасы килде. Шулай итеп без Мельничный Починокка, аның әти-әнисе йортына күчтек һәм урман хуҗалыгындагы умарталыкка эшкә урнаштык», — дип искә ала Екатерина.

Һәм бу гади сүзләрдә шулкадәр мәгънә: йөрәк кайда — йорт шунда, ә йөрәк — бал кортлары булган җирдә.
Хәзер дә умарта тоту аларның төп эше, аларның яшәү рәвеше.

Хорошевларда йөздән артык бал корты гаиләсе һәм һәрберсенең — үз холкы, үз тарихы бар. «Бал кортларын иң элек яратырга һәм аларның гадәтләрен белергә кирәк. Һәр бал корты гаиләсе индивидуаль. Яхшылары, ачулы булганнары, эш сөючәннәре бар.

Дус булганнарына төтенсез дә килеп була — берсе дә чакмый. Ә кайберләре янына килеп кенә басасың, алар инде борчыла башлый. Һәм мондыйлар янында озак торып булмый: тиешле эшеңне башкарасың да  китеп барасың», — ди Екатерина. Аның тавышында тәҗрибә генә түгел, ә бу кечкенә, тынгысыз җан ияләренә карата хөрмәт тә ишетелә.
Гаилә урта рус токымлы бал кортларын тота — кырыс климатка һәм озын кышларга җайлашкан, чыдамнар. Хорошевлар өчен яз аеруча мәшәкатьле һәм шатлыклы вакыт.

«Яз көне без биш көн эшләдек. Юкә чәчәк атуга, бал кортлары оя аерудан туктадылар һәм бал җыюга керештеләр. Шул вакыт эчендә алар балны җитәрлек әзерләделәр: үзләренә азыкка да, безгә дә, — дип дәвам итә ул үзенең сүзен. — Яңгырда алар нектарны алып кайта алмый, чөнки яңгыр аны юып төшерә. Балыбыз юкә балы, ул төсе белән дә, тәме белән дә аерыла», — дип өсти Екатерина. Һәм һәр сүздә әлеге балның әчкелтем, җиңелчә ачылыгы белән тәме сизелә кебек.

Екатерина чын күңелдән умартачы һөнәрен гади эш кенә түгел, ә чын мавыгу дип саный: «Бал кортлары төрле чәчәкләрдән серкә алып кайталар, аны пергага әверелдереп  балаларына ашаталар. Шуларны күзәтү бик кызык. Бал бик тәмле, чөнки бу тулысынча табигый продукт», - ди ул.
Хорошевларның дүрт баласы бар, һәм алар барысы да, һәркайсы үзенчә, бал кортларына карата бу мәхәббәтне үзләштергәннәр. Олыраклары — Анастасия, Анфиса һәм Данил — шәһәрдә яшиләр һәм эшлиләр, әмма хәтта анда да аларның хәтерендә умарталыкның безелдәве һәм юкә балы исе яши. Кече улы Кирилл югары уку йортында белем ала.
Яз көне иртәдән кичкә кадәр умарталыкта югалып торганда, хуҗалык эшләрендә аларга каенанасы Валентина Федотовна ярдәм итә. Аңа 85 яшь, һәм ул, йорт учагын саклаучыдай, балалар кайтуга һәрвакыт барысын да әзерләп куя. Аның кайгыртуы — бик кирәкле.
«Яз көне без бал кортларын кышлау урыныннан чиста умарталарга күчерәбез.

Оя аеру көчле бара, без гаиләләрне бал җыюга әзерлибез, аларның ничек үсүен карыйбыз. Әгәр гаилә хәлсез икәнен күрсәк — дәвалыйбыз. Бал кортларындагы теләсә нинди авыру да дәвалана», дип, гадәти, әмма тирән җаваплылык белән сөйли Екатерина. 
Ә Евгений, табигатькә гашыйк кеше, әле дә яшьлегендә совхозда умартачыга ярдәм иткәндә тойган дулкынлануны тоя. «Элек совхозда биш умарталык бар иде. Мин умартачыга ярдәм итәргә йөрдем. Минем өчен ул — яшәү рәвеше.

Бу —бик арысаң да күңелгә ял бирә. Син һәрвакыт табигатьтә, саф һавада, агачлар, алма бакчасы, җимеш куаклары хуш исеннән ләззәт аласың. Бал уңышы күп факторларга табигать шартларыннан, бал кортларын билгеле бер чорга әзерләүдән бәйле», — ди ул. Һәм бу сүзләрдә  аның бөтен фәлсәфәсе: шатлыкка әверелгән хезмәте чагыла. Хорошевлар гаиләсе өчен бәхет иң гади нәрсәләрдә — бал кортларының безелдәвендә, юкә балы хуш исендә һәм туган йорт җылысына яшеренгән.
 


Нет комментариев