Татарстан халкын  ноябрьдә өстәмә ял көне көтә
Җәмгыять

Татарстан халкын ноябрьдә өстәмә ял көне көтә

Татарстанлыларны ноябрьдә башка Россиялеләргә караганда күбрәк ял итәчәк.

Федераль җитештерү календаре нигезендә, ноябрьдә 20 эш көне һәм 10 ял көне булачак. Шуларның тугызы – шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Моннан тыш, Халыклар бердәмлеге көне – 4 ноябрь дә ял көне була.

Татарстан халкы исә шулай ук 6 ноябрьдә дә ял итәчәк. Бу көнне Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелә. Димәк, республика халкы ноябрьдә 11 көн ял итәчәк. Моннан тыш, бәйрәм алдыннан килүче көннәрдә – 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

 


Нет комментариев