Синоптик 2027 елның җәе нинди булачагы хакында әйтте
Җәмгыять

Синоптик 2027 елның җәе нинди булачагы хакында әйтте

2027 елда Россиядә Эль-Ниньо климатик күренешенең йогынтысы аркасында салкын һәм яңгырлы җәй фаразлана.

 Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәге әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итә дип яза РИА Новости.

«Әгәр Эль-Ниньоныж йогынтысы көчле булса, статистика буенча, 81 процент очракта җәй салкын һәм 73 процент – яңгырлы була. Әлеге статистикадан чыгып, киләсе җәй безне эссе, кояшлы һава белән шатландырмас дип уйлыйм. Хәер, төрлечә булырга мөмкин», – дип сөйләде Тишковец.

Элегрәк синоптик хәбәр иткәнчә, Тын океанның үзәк һәм Көнчыгыш экваториаль өлешләрендә суларның җылынуы белән характерлана торган Эль-Ниньо климат күренешенең йогынтысы аркасында якынлашып килүче кыш Россиянең күпчелек өлешендә аномаль җылы һәм дымлы булыр дип көтелә.

 


Нет комментариев