Республикада  җылы һәм коры һава торышы булачак
Җәмгыять

Республикада җылы һәм коры һава торышы булачак

Татарстанда, Идел буе һәм Уралның бөтен территориясендә кебек үк, антициклон тәэсире нәтиҗәсендә аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.

Көзнең икенче аеның соңгы көннәрендә, 30 һәм 31 октябрьдә, республикада метеошартлар үзгәрмәячәк. Коры һава торышы сакланачак. Төнлә термометр баганалары +1...-4 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән төбәкнең көньягында һәм көнчыгышында -9 градуска кадәр. Көндез һава +9...+14 градуска кадәр җылыначак. Шулай итеп, җомга һәм шимбә көннәрендә температура аермасы кайбер урыннарда 23 градуска җитәргә мөмкин.

Якшәмбе, 1 ноябрьдә, Татарстанда явым-төшем көтелми. Караңгы вакытта һава температурасы шул ук +1...-4 градус тәшкил итәчәк, урыны белән көньякта һәм көнчыгышта -7 градуска кадәр, ә якты вакытта элеккегә караганда бераз салкынрак булачак – +7 дән +12 градуска кадәр.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматларына караганда, «киләсе атна башында төбәктә атмосфера процессларын үзгәртеп кору башланачак – антициклон акрынлап көньяк-көнбатыш циклонына һәм аның атмосфера фронтларына үз позицияләрен бирә башлаячак».

Әйтик, дүшәмбе көнне, 2 ноябрьдә, кайбер урыннарда республика буенча атмосфера фронты якын булу сәбәпле бераз яңгырлар ява. Көндез +6дан +11 градуска кадәр фаразлана.

 


Нет комментариев