Республикада юл буендагы камера муляжларына 10,5 млн күләмендә акча тотылачак
Җәмгыять

Республикада юл буендагы камера муляжларына 10,5 млн күләмендә акча тотылачак

Республикада ЮХК бозуларны фото-видео теркәү стационар комплексларының 191 муляжын сатып алу һәм урнаштыру планлаштырыла.

 Бу максатларга бюджеттан тыш чыганаклардан 10,5 млн сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр ителә дәүләт сатып-алу мәгълүматларында.

Документациягә ярашлы, бер муляжның бәясе 55 мең сум тәшкил итә. Контрактны 2026 елның 31 декабренә кадәр үтәргә кирәк. Конструкцияләрнең корпуслары «Автодория 3.0», «АвтоУраган ВСМ-2», «Кордон-М» һәм «АТОМ-ИС» комплексларының шкафларына охшаш.

Муляжлар баганаларга 2дән 4 метрга кадәр биеклектә монтажлауга исәпләнгән. Алар -50°C кадәр температурада эшли ала.

 


Нет комментариев